29 май 2015 яңалыклары
-
Язылдыңмы, дустым, "Әтнә таңы"на?
"Әтнә таңы"на язылу дәвам итә. Күңелле хәбәр: район халкы газетабыздан йөз чөерми. 29 май көненә агымдагы елның II яртыеллыгына "Әтнә таңы"на барысы 1322 кеше язылган инде. Тик таяк ике башлы: "Нәрсә бар соң анда?" яисә "Сайттан укыйм мин аны", диючеләр бик нык оттыралар. Нибары 534 сум акча түләп, ярты ел...
-
Әтнә “Алчәчәк”ләре – өченче!
"Алчәчәк" бию коллективының кечкенәләр төркеме - яңа составы да уңышка иреште. "Газпром"ның 15-23 май аралыгында Сочида узган "Факел" фестиваленнән безнекеләр III урын яулап кайттылар. Ә бит фестивальдә Татарстаннан 3 коллектив катнаша һәм бары "Алчәчәк" кенә яхшы чыгыш ясый. Бу хакта сәнгать мәктәбе директоры Алия Хәнәфиева хәбәр итте.
-
Әтнәдә әби-бабайларга аңлаталар
"Изгелек" социаль үзәгеннән хәбәр итүләренчә, патронажда торган ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә тискәре социаль күренешләр һәм аларга каршы тору юлларын аңлаталар. Әйтик экстремизм, мошенниклык һәм янгынга каршы көрәш уңаеннан төрле мөмкинлекләрне сурәтлиләр. Әйтүләренчә, әби-бабайлар бик канәгать. Бу эш бер атна элек башланган.
-
Әтнәнең Олы Мәңгәр укучылары Дилә дә, Зилә дә – беренче!
Олы Мәңгәр мәктәбенең X сыйныф укучылары Зилә һәм Дилә Сәләхетдиновалар уку елын күтәренке рухта тәмамлыйлар. Сәбәбе җитди. Татарстан буенча узган "Илемнең киләчәге - минем кулларда" исемле сочинениеләр конкурсында Зилә I урын яулады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап район күләмендә үткәрелгән "Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар" исемле иншалар бәйгесендә Дилә дә...
-
Әтнә пенсионерлары Казанда көч сынашты
Казанның "Буревестник" стадионында пенсионерларның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган V спартакиадасы узды. Районның ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов сүзләренә караганда, 5 спорт төреннән торган бәйгедә безнең 5 ир-ат һәм 5 хатын-кыздан торган команда да катнаша. Биредә электрон винтовкадан аталар, өстәл теннисы уйныйлар, 50 метр арага йөзәләр, шахмат уйныйлар, 400 һәм...
-
13 ел элек үтергән - “Әтнә таңы“
Татарстанның Югары суды 44 яшьлек Раил Сираҗиев эшен карый башлады. Ул 2001 елда бер хатын-кызны көчләүдә һәм үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хокук саклау органнары фаразы буенча , әлеге хәл 2001 елның 21 октябрендә Балык бистәсе районының Яңа Арыш урманчылыганда булган. Әлеге ир анда бер...