1 июнь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә Балаларны яклау көне үтте
1 июнь - Балаларны яклау көне Шушы уңайдан Олы Әтнәнең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар "Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексының парковкасында асфальтка рәсемнәр ясадылар. Аларның төп темасы - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Шуңа бәйле рәвештә, җәй, мәктәп тормышы, гаилә, спорт темаларын яктырткан рәсемнәр дә игътибар үзәгендә булды. Әлеге чараны район...
-
Әтнәдә бүген һәм иртәгә бирнә җыячаклар
Бирнәңне әзерлә!- Сабантуй Сабантуйларына санаулы көннәр калып бара, ә әлегә кайсы якка карасак та әзерлек эшләре дәвам итә. Бүген, иртәгә - 1-2 июнь көннәрендә Олы Әтнә авылында бирнә җыярга чыгалар. Бизәлгән ат, гармун, биюче кызлар - сезнең карамакта. Биегез, җырлагыз - елдагы гореф-гадәт, бүләкләрне әзерли торыгыз, җәмәгать. Нәрсә бүләк итәсез,...
-
Әтнәле шагыйрь турында республика матбугаты яза
"Intertat.ru" республика электрон газетасы Татарстанның халык шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Сибгат Хәким - фронтның алгы сызыгында көрәшкән, шул тәмугтан исән килеш туган иленә кайту бәхете татыган сирәк әдипләребездән. Рус язучылары сугышка хәрби корреспондент итеп җибәрелгән вакытта, татарның каләм әһелләре кулларына мылтык тотып илне яклаган... Сибгат ага Хәким сугышның беренче...
-
Әтнәдә унберенчеләре БДИ тапшыра
Бүген Татарстанда унберенчеләр математиканың база өлешеннән БДИ тапшыра. Татарстанның 8,6 мең чыгарылыш сыйныф уекучысы 86 пунктта имтихан тотачак. Ә профиль өлеше буенча имтиханнар 4 июньдә үтә. Аны 15,. мең укучы тапшырачак.
-
Әтнәнең Ары авылында “Кичке сабантуй“ уза
7 июнь көнне кичке сәгать 19.00 дә Ары авылында "Кичке сабантуй" бәйрәме уза. Сабантуйның кунагы - " Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле. Килегез, күрегез!!!
-
“Әтнә таңы“ - куркыныч вирус яный
Экспертлар фикеренчә, Татарстан туристлары кайбер чит илләрдә куркыныч вирус эләктерергә мөмкин. Роспотребнадзор хезмәткәрләре республика халкына әнә шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Экзотик илләргә путевка алырга теләүчеләрне әлеге ведомство хезмәткәрләре прививка ясатырга өнди. Бигрәк тә Индия, Африка, Таиланд илләренә баручыларга аеруча сак булырга киңәш итәләр. Бу хакта tatpressa.ru хәбәр итә.