3 июнь 2015 яңалыклары
-
"Әтнә таңы"ның Мамадыштагы хәбәрчесе яза
Без һәм алар Бүгенге яшәешебезне карап-күзәтеп йөрим дә: "Безне укытучыларыбыз, әти-әниләребез кече яшьтән үк эшне, тормышны сөяргә өйрәткән икән, рәхмәт яугырлары", - дип уйлыйм. Балаларыма шул хакта сөйләсәм, алар: "Әни, бу -әкиятме?" - диләр. Без бүгенге яшьләр арасында күзәтелгән тәмәке тарту, сыра эчү кебек начар гадәтләр белән мавыкмадык. Без үскәндә...
-
“Әтнә таңы“ - 14 яшьлек малай суга баткан
Чаллы шәһәренең ГЭС поселогы буйлап аккан Мәләкәс елгасында 14 яшьлек малай батып үлгән. Бу көндез, су буендагы халык күз алдында булган. Малайны водолазлар бер сәгатьтән соң гына табып алганнар. Шунысы бар, әлеге урында су коену тыелган булган.
-
Әтнәдә егерме бишенче Сабантуй уза
Район Сабантуе 6 июнь көнне сәгать 11.00дә башлана. Быел районыбызда егерме бишенче тапкыр Сабантуйлары билгеләп үтелә. Шул уңайдан район Сабантуен оештыру комиссиясе рәисе Фәрит Нуриев белән сөйләшәбез. - Сабантуй бәйрәме ачылышында әлеге күркәм дата да чагылыш табачак. Ачылышында барысы 200ләп бала катнаша. Бүгенге көндә репетицияләр бара. Район Сабантуе һәрвакыттагыча без...
-
Әтнә егете - “Татар егете -2015“ җиңүчесе
Татар җанлы Алмаз Казанда узган "Татар егете - 2015" бәйгесендә Алмаз Галимҗанов җиңүгә лаек булды. Шунысы кызыклы, Алмаз чыгышы белән Олы Мәңгәр авылыннан. Әтисе Айдарның гаиләсен күптән беләм. Тырыш, тыйнак, гади авыл гаиләсе. Олы Мәңгәрдә яшәгән әбисе Хәбирә янында да Алмаз еш кунак. Авылга тартылуы әтисе ягыннандыр дип уйлыйм. Гадилеге,...
-
Әтнәләр видеокамералар яклы
Мәскәүдә "зебр"да җәяүлеләргә юл бирмәгән һәм стоп-линиягә кергән транспорт йөртүчеләрне агымдагы ел ахырына кадәр үк видеокамералар ярдәмендә ачыклый башларга уйлыйлар. Бу уңайдан, тиздән хокукый базаларны гамәлгә кертәчәкләр. Эксперимент рәвешендә камераларны эшләтеп караганнар инде. Ул уңышлы дип табылган. Исегезгә төшерәбез, закон нигезендә тиешле урында җәяүлене уздырмаган өчен 1500 сум штраф түләргә...
-
“Әтнә таңы“ - улларын үтерүче амнистиягә эләккән
Казанның Югары суды ике наркоман улын чәнчеп үтергән 63 яшьлек Александр Антоновны хөкемнән азат итте. Бу хакта Интерфакс агетлыгы хәбәр итә. Фаҗига Яңа ел бәйрәмнәре чорында Чаллы шәһәрендә була. Уллары икесе дә еш кына спиртлы эчемлекләр куллана, наркотик кадарга да күп сорап тормыйлар. Андый вакытларда әтиләре белән тавышланалар, аңа карата...