5 июнь 2015 яңалыклары
-
“Әтнә таңы“ - яшәү минимумы билгеләнде
Россия Федерациясе хөкүмәте 2015 елның беренче кварталына яшәү минимумы билгеле булды. Министрлар кабинеты сайтында күренгәнчә, Россиядә тулаем алганда кеше башына 9662 сум дип билгеләнгән. Эшкә яраклылар өчен ул - 10404 сум,пенсионерлар өчен - 7916 сум, балалар өчен - 9489 сум.
-
Әтнәдә “Әләшә” бәйрәме күңелне кузгатты
Дин һәм без Әтнәдә "Әләшә" бәйрәме күңелне кузгатты Елдагыча авыл җирлегенең Күәм белән Әйшияз авыллары аралыгында урнашкан Кала тавының "Изгеләр каберлеге" янәшәсендәге аланда үтте ул. Июнь аеның беренче җомгасында, сыерчык бала очырганда үткәрелә торган әлеге җыенга район халкы гына түгел, республиканың башка районнарыннан да киләләр. Төрле шәһәрләрдән дә кайталар, күрше...
-
Әтнәнең Күңгәр мәктәбе укучылары - “Куркынычсызлык тәгәрмәче“ бәйгесе җиңүчеләре
Күңгәр мәктәбенең юл хәрәкәтенең нәни инспекторлары Әтнә данын Чаллы шәһәренә барып яклап кайттылар. Биредә республикакүләм "Куркынычсызлык тәгәрмәче" бәйгесе булып узды. Әлеге бәйге Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИ идарәсе патронажлыгында үтте. Күңгәр укучыларының командасы составында анда әлеге мәктәптән дүрт укучы катнашты. 4 сыйныф укучылары Диләрә Сибгатуллина һәм Елизавета Петрова, 5...
-
Балачакта күргәннәрем - "Әтнә таңы"
Мин ата йөзе күрмәгән сугыш ятимәсе. Сугыш безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде, әтием Җиһаншин Гаптрахман Җиһанша улы 1902 елда туган. Әтинең бертуган энесе һәм дә бертуган апабызның ире сугышта ятып кала. Сугыш арты еллары, безнең шикелле әтисез, туган-тумачасыз, әнисе чирле, гарип балаларга тормыш аеруча авыр булды. Аны сөйләп язып бетерә...
-
"Әтнә таңы"ннан мәзәкләр
- Беләсеңме кадерлем, мин бер тест уздым. Аның нәтиҗәләренә караганда, син минем белән бергә мәңге яшәячәксең. - Нинди тест инде ул? - Көмәнлеккә... - Институтта минем белән бергә бер кыз укый һәм ул җитди рәвештә СССРның соңгы президенты Никита Михалков булган дип саный. Әмма иң куркынычы бу түгел әле, ул...
-
Әтнә сабантуенда “Президент белән бергә“ республика хәрәкәте активистлары үз мәйданчыгын оештырачак
"Президент белән бергә" республика хәрәкәте Әтнә районы Сабантуенда махсус мәйданчык оештыра. "Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабантуйларында катнашырга җыена. Әлеге хәрәкәт активистлары бәйрәм көннәрендә республиканың һәр районында, шул исәптән Әтнә районында да үз мәйданчыгын булдыра. Әлеге мәйданчыклар " Татарстан спорт"ы дип аталачак. Әлеге мәйданчыкларда район халкы үзен ГТО нормаларын...