8 июнь 2015 яңалыклары
-
"Атлар килә, юл бирегез!"
Чабышкылар күренүгә, алып баручының әнә шундый көр авазы ишетелде. Быелгы чабыш үзенчәлекле булды. Беренче чабышта хуҗалыкларның эш атлары, икенчесендә алып баручы Азат Хәйретдинов әйтмешли, «колхозларның элиталары» һәм өченчесендә читтән килгән һәм кайбер элита саналган үзебезнең чабышкылар ярышты. Бу хакта алдан хәбәр иткән идек инде. Ә бит мондый үзгәлекне яратып кабул...
-
Әтнәгә дан! ( Укучыларыбыз иҗаты)
Әтнәгә дан! Суың тәмле, табигатең ямьле Басу- кырлар синдә уңышлы. Һәрвакытта мул үстереп ала Әтнә халкы ел да уңышны. Дан җырлыйбыз, Әтнә район халкы, Дан җырлыйбыз, уңган игенче! Дан җырлыйбыз сиңа, дан җырлыйбыз, Эшкә батыр булган терлекче. Һәр эштә дә алдынгы бит алар, Һәр эштә дә алар уңганнар. Кече яшьтән...
-
Әтнәдә штраф түләмәүчеләрне барлаячаклар
Штраф түләмәүчеләрне барлыйлар Әтнә сабантуйлары бик тыныч үткән. Сабантуй алдыннан җомга көнне, Күлле Киме авылы янында бер юл фаҗигасе теркәлгән. Берсе каршы якка чыгу сәбапле, ике машина бәрелешкән. Үлем-җитем юк, бер машина йөртүче җиңелчә тән җәрәхәте алган. "Бәйрәмнәрдән соң штраф түләмәүчеләр белән актив эш башларга уйлыйбыз. 20 сеннән 25 июньгә...
-
“Әтнә таңы“ - Казан янында боз яуган
Казан янында боз яуган Казан янындагы Колсәет дача бистәсендә көчле яшен вакытында зур кисәкле боз яуган. Биредә яшәүчеләр боз бар уңышны харап итәр дип борчыла. Яшелчәләрне бөтен кеше дә каплап өлгерә алмаган. Бигрәк тә, кузаклы культуралар салкыннан һәм боздан зур зыян күрергә мөмкин.
-
Әтнәдә 25 нче Сабантуй гөрләде
Бәйрәм 25 нче Сабантуй узды Ел буе көтеп алган, күпме әзерләнгән бу бәйрәм дә үтеп китте. Бар да яхшы иде, тик көне генә килмәде... Җылы, кояшлы булса, мәйдан тагын да катырак гөрләгән булыр иде. Табигатьнең үз законы, шулай да ул безгә мәрхәмәтле булды, Аллага шөкер, (күрше Арча районының безнең белән...
-
Әтнәдән Айзат белән Айзилә президент кулыннан Диплом алды
Айзилә һәм Айзат - яхшыларның яхшысы Рөстәм Миннеханов 1 июнь - Балаларны яклау көнендә "Созвездие - Йолдызлык 2015"җиңүчеләренә махсус стипендия тапшырды. Фәридә ФИЛАТОВА Республиканың яшь талантларына карата Рөстәм Миңнеханов аеруча игътибарлы. "Созвездие - Йолдызлык" ачык яшьләр телевизион эстрада фестивале һәрвакыт президент патронажлыгында уздырыла. Быел әлеге фестивальгә 15 ел булды. Шәһәр...