18 июнь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә “Әбуначе көне“ үтте
Әтнә элемтә бүлегендә "Әтнә таңы" һәм "Шәһри Казан" газеталарына язылучылар өчен "Әбуначе көне" үтте. "Әтнә таңы" газетасына барысы 20 кеше язылды. Исегезгә төшерәбез, язылу вакыты 25 июньгә кадәр дәвам итә.Соңга калмагыз!
-
Әтнәләрне “Россия-1“ каналы күрсәтәчәк
Карарга онытмагыз Ары авылындагы кичке сабантуйны төшерергә " Россия 1" каналының ГТРК бүлегеннән дә килгәннәр иде. Әлеге тапшыруны 25 июнь көнне иртәнге сәгать 9.00дә "Россия 1" каналыннан карый аласыз.
-
Әтнәдә чыгарылышка әзерләнәләр
БДИ тәмамланды Унберенче сыйныф укучылары БДИ тапшыруны төгәлләделәр. Соңгы имтихан - инглиз теленнән телдән кичә Арчада булды. Әтнә районы мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре 27 июньнән башланып китәчәк. Мәгариф бүлеге хезмәткәрләреннән бер төркем исә бүген изге Болгар җирләренә сәяхәт тота
-
Әтнәдән Эльмир дөнья чемпионатына бара
"Бердәм Россия" сәяси партиясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республикакүләм "Дети рисуют страну" рәсем бәйгесе үткәрде.Әлеге бәйгедә Олы Мәңгәр урта мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Гарипов Эльмир " Горжусь дедом" номинациясендә дипломга лаек булды. Эльмирга истәлекле бүләкләр белән бергә гаиләсе белән "Ривьера" аквапаркына 4 сәгать ял итү мөмкинлеге биргән юллама һәм...
-
“Әтнә таңы“ - улын кыйнаган ананы хөкем иткәннәр
Мөслим район суды 41 яшьлек Ләйсән Салашинага карата хөкем карары чыгарган. Ул 2014 елның апреленнән системалы рәвештә өч яшьлек улын кыйнауда гаепләнә. Салашина гаебен тулысынча таныган. Суд аны 3 ел да 3 айга шартлы рәвештә хөкем иткән.
-
“Әтнә таңы“ - сабантуйдан соң фаҗига
Әтнә авылларының берсендә яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз тромб кузгалу нәтиҗәсендә вафат булды. Сабантуйда кул көрәшенә чыккач көч килгән дип саныйлар табиблар. Хатынның өч баласы ятим калды.Мәрхүмәнең балаларының, әнисенең, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.