21 июнь 2015 яңалыклары
-
“Әтнә таңы“ - нәтиҗәләр аз гына түбән
Математикадан профиль БДИ нәтиҗәләре Татарстанда уртача 48,6 баллны тәшкил итә. Бу Россиянекеннән азга гына түбәнрәк. Ил буенча уртача балл- 49,6. Бу әле ахыргы цифрлар түгел, төп нәтиҗә апеляция этабыннан соң билгеле булачак.
-
“Әтнә таңы“ - хәтердә ул еллар
Бөек Җиңүгә 70 ел булса да, сугыш еллары онытылмый, төзәлми торган йөрәк яралары һаман сыкрый. Сугыш күпме кешенең күңелләрендә кайгы-хәсрәтле тирән эзләр калдырды, балачакның иң якты хыялларыннан мәхрүм итте. 9 май җитү белән хәтерләр гел үткәнгә кайта. Сугыш авырлыкларын үз иңнәребездә күтәргәнгәме, ул көннәрне күз яшьләрсез генә искә алып булмый....
-
Гүзәл Уразова Әтнә чүлмәген ваткан
Сабантуйларга артист халкын чакырту гадәти хәлгә әйләнеп калып бара. Быел да Әтнә якларына күпләп кайтты алар. Бу турыда газетага язган идек инде. Ә менә Бәрәскә сабантуена Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов кайтты. Гүзәлнең әбисе Әтнә якларыннан икәнен күпләрегез белмидер дә әле. Бу турыда ул безнең якларга концерт белән килгәч сөйләгән...
-
“Әтнә таңы“- кызчык дәүәнисен онытмаган
Әбинең тәрбиясе заяга узмаган Яз. Шәһәр урамнары күптән кипшерсә дә, зиратта юеш әле. Мәңгелек йортның ишеген ачып: «Ошбу йортларның (гүрләрнең) хуҗалары, сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһ дөньядан әүвәл күчкән сезләргә һәм соңгарак калып шунда барасы безләргә рәхмәтен кылса иде. Озакламый без дә сезгә тоташырбыз. Аллаһы Тәгаләдән үзебез өчен сәламәтлек,...