23 июнь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә яңгыр яуды
Әтнәдә яңгыр яуды Бүген төштән соң Әтнәдә яңгыр явып үтте. Аномаль эсседән соң яуган яңгыр куркыта, шикләндерә, ә бу яңгыр әтнәләрне сөендерде: матур итеп яуды, бәла-казасыз үтеп китте. Бик кирәк иде яңгыр.... һавасы сулап туйгысыз. Башкаларга да шулай куанырга язсын!
-
Әтнә журналисты – Әлмәттә...
Күпме торып китмә - сагындыра... "Туган җирдә шатлык югалмас...", - дип яза танылган педагог, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, журналист Тәлгат Миннибаев үзенең "Туган авыл" шигырендә. Һәм без, бер төркем журналистлар, аның хезмәттәшләре, дуслары, укучылары, фән эшлеклеләре гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаучыларны зурлаучы Кичүчат авылында. ... Бары 38 ел яшәп...
-
Махсус хезмәт күрсәтүчеләрне ялган чакыртучы әтнәлеләргә штраф яный
Ялган чакырту булса Махсус хезмәт күрсәтүчеләрне нигезсез чакырту административ хокук бозу очрагы буларак квалификацияләнә. 19.13 маддә буенча, янгын сагы, полиция, ашыгыч ярдәм яки бүтән махсус хезмәт күрсәтүчеләрне ялган чакыртучыга бер меңнән алып мең ярымга хәтле административ штраф яный. Әлеге хокук бозу уйлап эшләнгән санала. Бу маддә буенча административ хокук бозу...
-
“Ак чәчәкләр“дә - Әтнәләр
Казан шәһәрендә медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан VIII тапкыр "Ел табибы - Ак чәчәкләр" бәйгесе узды. Республиканың иң яхшы табибларын, сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен ачыклау максатыннан үткәрелгән әлеге республикакүләм бәйгегә Әтнәдән эпидемиолог Гөлия Мифтахетдинова, окулист Лилия Зарипова, шәфкать туташы Илсияр Шиһапова катнашты. Әлеге бәйгегә иң лаеклылар гына сайлап җибәрелгәнен онытмыйк.
-
Әтнә эшмәкәрләренең әҗәтләрен санаганнар
18 майдан 19 июньгә кадәр район пенсия фонды, Арча һәм Әтнә районара суд приставлары белән берлектә "Әҗәтләрне җыю буенча" айлык игълан иткән иде. Һәм тикшерү өчен рейдларга чыкты. Айлык барышында пенсия фондына әҗәтләре булган шәхси эшмәкәрләр тикшерелде. Тикшерү вакытында өч шәхси эшмәкәрнең милкенә 33 мең 600 сумлык арест ясалды. Өч...
-
"Әтнә таңы"на язылырга санаулы көннәр калып килә
2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу вакыты да тәмамланып килә. Шуңа күрә дә хөрмәтле газета укучыларыбыз, районыбыз "Әтнә таңы" газетасына язылып калырга ашыгыгыз. Моннан тыш, "Татарстан почтасы" икенче яртыеллыкка язылу вакытын 3 июльгә кадәр озайтты. "Әтнә таңы"ының 1 июль санын кулыгызга алып укыйсыгыз килсә, ай ахырына кадәр язылырга тырышыгыз. Тагын...