30 июнь 2015 яңалыклары
-
Әтнәнең 90 яшьлек әбекәе юбилеен бәлеш пешереп каршы алды
Чишмәле Сап авылында гомер кичерүче Тәскирә әби Нуриязданова 90 яшен бәлеш пешереп каршы алды. Бүгенге көндә ул пешергән кабартмаларны авылдашлары бик яратып ашыйлар. Әбекәйнең "фирменный" ризыклары санала икән әле авылда. Улы Идрис та горурланып шулай ди. Хәтере яхшы, үз аягында йөри торып, ут уйнаткан әбигә 90ны биреп тә булмый. Ул...
-
Әтнәдә яңа торак төзелә
Яңа торак сафка басачак Күшәр күмәк хуҗалыгында тиздән яңа торак комплексы эшли башлаячак. 800 баш сыерга исәпләнгән әлеге комплекска узган елны ук нигез салынган. Төзелешнең подрядчигы - Арчадан ИП Төхвәтуллин. Әлеге шәхси эшмәкәр бригадасы егетләре район хуҗалыкларына яхшы таныш. Алар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә районда бик күп яңа комплекслар үсеп чыкты....
-
Әтнә халкы байларча яши башлаячак
Әтнә халкы байларча яши башлаячак 1 июльдән яшәү кыйбатлана, "байларча" яши башлаячакбыз, акчаны утка, газга һәм башка хезмәтләр өчен санап тормыйча гына түләячәкбез, санасаң җитмәве бар. Газ бәясе бер кубометр өчен - 5 сум 16 тиен булачак, әле 4 сум 80 тиен иде; электр хезмәте өчен көндезге бәя 2 сум...
-
Әтнәдә ЮХИДИ хезмәткәре бер машинаны атып туктаткан
Әтнәдә ЮХИДИ хезмәткәре бер машинаны атып туктаткан Район үзәгендәге "Затлы" кибете янында тугызлы машинасы хуҗасы юл патруль хезмәткәрләре әмеренә буйсынмыйча, китеп барган. Шикле машина артыннан куа башлыйлар. Каршысына чыккан ЮХИДИ машинасын бәрдереп киткәч, инспекторлар көпчәгенә атарга дигән карарга килә. Машина хуҗасы качып өлгерә. Калган пассаҗирлар исерек хәлдә була. Машина йөртүче...
-
Кече Әтнә зур дөньяга “оча”
Кече Әтнә зур дөньяга "оча" Замана үзгәрешләре артыннан өлгерә торган түгел, башта кәрәзле телефоннарга мөкиббән булсак, соңрак тормышыбызга тәлинкәле телевизорлар килеп керде. Ничек кенә аталмый алар. Әтнә халкы "Таттелеком"ның Әтнә бүлекчәсе урнаштырган "Летай" телевидениесен үз итте. Икенче төрле әйтсәк, IP- ТВга ялгана башладык. Башта Әтнә районының зуррак саналган авылларына тәтеде...
-
Гарасат: үлүче дә бар –“ Әтнә таңы”
Гарасат: үлүче дә бар -" Әтнә таңы" Кичә, 29 июньдә, Түбән Кама районында гарасат аркасында җирле мәктәп укытучысының гомере өзелгән, авылда йортлар җимерелгән, агачлар ауган, халык утсыз калган. Барыннан да бигрәк Кызыл Чапчак авылы нык зыян күргән. Биредә һәр өченче йорт яки башка бинаның түбәсе җимерелгән. Табигый бәла-каза вакытында 56...