7 июль 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр уха пешерде...
Әтнәләр уха пешерде... Ниләр генә уйлап бетерми бу арылар, дүшәмбе көнне бөтенебезне гаҗәпкә калдырып, "Балыкчылар көне" үткәреп, уха пешерделәр. Ничек инде Рамазан аендамы?- дип сораучылар да аз булмады. Иң гаҗәбе, Рамазан аенда шул, уразасын тотып, авызын да ачып, күңелле итеп ял да иттеләр. - Истә калырлык булды бу уха... Матур...
-
“Әтнә суы эчәргә яраксыз...”
Төшке аш вакытында өйдәге телефоннан (!) "Суыгызны тикшерергә киләбез, үзегез барында ук эчәргә яраклымы, түгелме икәнен әйтәбез, өйдә булуыгыз кирәк,"- дип шалтыраттылар. Янәсе Әтнә суы эчәргә яраксыз, безне алдалап, әле җитмәсә "Чиста су" дип су керткәннәр икән. Менә шуны "изге күңелле" кешеләр төзәтмәкчеләр. Чын-чынлап ышанып та куярсың, ышанырлык итеп сөйлиләр,...
-
Әтнәгә язучылар килә
"Районга Татарстан Республикасы язучылары Солтан Шәмси, Рафис Корбан, Гөлнур Корбанова килә", - дип хәбәр иттеләр Үзәк китапханәдән. Максатлары - китап укучылар белән очрашу, халыкны әдәбиятка тарту, диделәр. Компьютер заманында китапка тартылу, язучыларны якыннан күреп, кызыксындырган сорауларыңны бирү бик мөһим әйбер.
-
Карбызның чыны август азагында өлгерә - "Әтнә таңы"
Карбыз сату сезоны башланмаган әле, әмма инде эре сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда әлеге җимешләрне шыплап тутырганнар. Ә белгечләр аларга кызыкмаска киңәш итә. Үзебездә үстерелгән карбызлар бары тик август башында гына өлгерә башлап сатуга чыга икән. Әйтик, Әстерхан якларында карбыз үстерүче фермерлар июль башында әле карбызның берничек тә табигый шартларда өлгерә...
-
Әтнәдә укучылар дару үләннәре җыялар
Бүгенге көндә төрле үләннәр җыйган балаларга тап булсагыз, аптырамагыз. Әтнә районында укучылар "Татпотребсоюз" заказын үтәп, дару үләннәре җыялар. Яз аенда җыйган каен, нарат бөреләре җыеп, әлеге оешмага тапшырып, азрак булса да, акча эшләп тә алганнар. Инде килеп, җәйге чорда төрледән төрле дару үләннәре җыюны дәвам итәләр. Район мәктәпләренең һәркайсына нинди...
-
Планетаның иң озак яшәүчесе вафат - "Әтнә таңы"
Җир шарының иң озак яшәүчесе Сокори Момои 112 яшендә вафат булган. Бу хакта NHK хәбәр итә. Момои 1903 елның 5 февралендә Фукусимв префектурасында дөньяга килә. Фукусима мәктәбендә химия укытучысы булып эшли, соңрак директор вазыйфасын башкара. 2014 елның иң озак яшәүчесе буларак Момои "Гиннеслар китабына" да кертелгән. Ул 111 яшьлек америкалы...