18 июль 2015 яңалыклары
-
Яшәвемне тоям! - "Әтнә таңы"
Күз карашым - офыкта... Сулышларың исертә! Көзнең уйнак чагы... Көчен тоям сихри көчнең- Йөрәгемдә - җиһан! Тулып ташып Ярларыннан арткан, Язга кайткан дөнья! Басып торам яр буенда - Киңлек җанда! Яшәвемне тоям! Яфрак оча күктә... Кошлар инде китә- Кайтыр өчен кабат! Күрешербез тиздән... Синең белән тулы, Синең белән чиста, Синең...
-
Әтнәдә “Энергосбыт” бүлекчәсе төзелә
Әтнәдә "Энергосбыт" бүлекчәсе төзелә Район үзәгендә, элеккеге автовокзал каршысында нидер майтаручыларны карап йөрисездер, беләсегез дә киләдер. Без дә шулай дип кызыксындык. - Монда "Энергосбыт" бүлекчәсе булачак, әлегә суүткәргеч үткәрәбез. Аннан сон төзелешенә тотынабыз. Ике ай эчендә төзиячәкбез...- дип җавап бирделәр безгә ООО "Теплопрогресс" эшчеләре. 10×10 метрлы бер катлы бина булачак...
-
Әтнә халкы, яктылыкны кире кайтаргыч җайланмагыз булсын
Тикшерүләр күрсәткәнчә, яктылыкны кире кайтаргыч җайланмалары булган җәяүлене транспорт бәрдерү куркынычы 65 процентка кими. "Ближний" утын яндырган йөртүче җәяүлене караңгыда 25-30 метр ара кала күрергә мөмкин. Әгәр дә җәяүле яктылык кайтаргыч җайланма беркеткән булса, ул ара 130-140 метрга кадәр арта. "Дальний" фараларны яндырсаң, яктылык кайтаргыч җайланмасы булучыны 400 метрдан ук...
-
Әтнәнең алты шахматчысы Арчага китә
19 июльдә Арчаның Укучылар сараенда "Шахмат кшне" уңаеннан районның күренекле шахматчысы Хәйдәр Сафин истәлегенә ачык шахмат ярышы үткәрелә. Арча районы шахматчыларыннан тыш күрше -тирә район шахматчыларны да чакырганнар оештыручылар. Шахмат уйнаучыларның яше чикләнмәгән. "Безнең Әтнә районыннан 6 шахматчы барыр кебек", - ди тренер Раил Шакиров. Сәгать 10 да башланачак ярыш...