29 июль 2015 яңалыклары
-
Әтнәлеләр уңышны ничек саклый
Лайлалы әкәм-төкәм бакча уңышына зур зыян сала торган иң хәтәр корткычлардан санала. Бу - 5-70 миллиметр озынлыктагы, аксыл сыек лайла белән капланган, башында ике капшавычы булган, дымны яратучан моллюск.Шуна күрә соңгы вакытта яңгырларның еш явуы алар өчен бик кулай, мондый мөхиттә алар аеруча активлаша. Лайлалы әкәм-төкәм бәрәңге, бакча җиләге, чәчәкләргә...
-
Әтнәдә яңа җитәкче
Олы Мәңгәр урта мәктәбенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул - Гарипов Ленар Тәлгать улы. Югары педагогик белемле, белгечлеге буенча 5 ел эш стажы бар. Гаиләле. Олы Әтнә авылында яши. Әлегә кадәр район мәгариф бүлегендә эшләде. Элекке мәктәп директоры Зөлфия Муллагалиева үз теләге белән эштән китте
-
Әтнәленең кыямәттә күргәннәре
(Шаян хикәя) Быргылар кычкыртканга, дөнгеләр какканга Кәтүк Гыйззәт уянып киткәндәй булды. Ул торып китәргә теләп, башын күтәрмәкче иде, маңгай шык итеп тактага бәрелде. Уң кулы сузылып балчыкка орынды, сулы ян тактага тиде. Шунда ул үзенең моннан ике ел элек фанилыктан бакыйлыкка күчкәнен шәйләп алды. Ул кыямәт күлмәгенең итәкләрен тотып ләхеттән...
-
Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Президентлыгына кандидат - "Әтнә таңы"
Бу постка ЛДПРдан Руслан Юсупов, коммунистлар лидеры Хафиз Миргалимов һәм СРдан Рушания Бильгильдеева да дәгъва кыла. Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика башлыгы вазифасына беренче кандидат буларак теркәлде. Бу хакта ТАСС корреспондентына төбәк сайлау комиссиясе пресс-секретаре Эльвира Валеева хәбәр иткән. Татарстан халкы республика Президентын бердәм тавыш бирү көнендә...
-
Әтнәдә дә мошенниклар очрый
Мошенниклык белән бәйле җинаятьләр турында һаман сорашалар. Яңа гына шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. "Районда мошенниклыкның яңа төрләре очраганы юкмы? Социаль мошенниклык нәрсәсе белән аерыла?" - икәнен белергә телиләр. Бу хакта Әтнә эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиевтан сораштык. - Мошенниклык - караклыкның бер төре ул. Башка кеше...
-
Әтнә күрсәткечләре күркәм
Әтнә районында 29 июль көнне бер баш сыердан тәүлегенә уртача 19,3 килограмм сөт савып алдылар. Аннан соң баручы Сабада - 18,8 килограмм, Балтачта һәм Мамадышта 18әр килограмм тәшкил итте. Шунысы да игътибарга лаек: районда тулай савым күләме дә Татарстан буенча иң зурлардан санала. Балтач, Кукмара, Арча, Актаныш, Мамадыш, Әтнә, Саба...
-
Әтнәлеләр, комачаулык тудырсагыз, кырыйга алыгыз
Быел 1 июльдән РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр керде. Хәзер, әгәр дә башка транспортка комачаулык тудырасыз икән, юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр булмаса, юлны азат итәргә тиешсез. Моның өчен йөртүчеләрнең юл-транспорт һәлакәтен бәяләүдә үзара килешүе кирәк, бу очракта полициягә хәбәр итмәскә дә була. Ә инде үзара килешә алмасагыз, башта...
-
Әтнәлеләр Казан сабантуена ничек барыр
1 августта Казанда сабантуе узачак. Ул башкаланың "Мирный" бистәсеедәге Каенлыкта үтә. Аның август башына күчерелүе дә юкка булмады. Милли бәйрәмне махсус рәвештә чемпионат чорында уздырырга карар кылынды. Бу кунакларга милләтебез, гореф-гадәтләребез белән танышуга мөмкинлек бирә. Каенлыкка керү юлы РКБ ягыннан булачак. Чыгу исә Кабан күле ягыннан билгеләнгән. Хәрәкәт бары бер...
-
Россиядә Ерак Көнчыгышка күченеп китәргә теләгән һәр кеше 1 гектар җирдән куллана алачак - "Әтнә таңы"
Илнең икътисад министрлыгы әнә шундый закон проекты әзерләде. Аның нигезендә бу 2016 елдан башлап ук мөмкин булачак. Өстәвенә, җир участогын 5 ел дәвамында тиешенчә куллансаң, җир үз милкең булып кала. "Коммерсант" газетасы хәбәр итүенчә, бу хокуктан 2035 елның 1 гыйнварына кадәр файдаланырга мөмкин. Сораштыруларга караганда Россиядә һәр бишенче кеше бушлай...