31 июль 2015 яңалыклары
-
Әтнә исерекләренә диңгез тубыктан
Законнар үзгәреп торса да , исерек килеш руль артына утырырга курыкмаучылар юк түгел әле бездә. Нинди исерек килеш кенә, йөртү хокукы булмауга да исләре китми. ЮХИДИ хезмәткәрләре биргән мәгълүматка игътибар итсәгез, моның һичшиксез шулай булуына ышанырсыз.Үзе исерек, йөртү хокукы булмаган бер "шофер" га10 нан алып 15 тәүлеккәчә арест салынган. Тагын...
-
Әтнәләр тыныч йоклый...
Татарстанның 10 меңгә якын юл йөрү кагыйдәләрен бозучысына Россиядән читкә чыгу тыла. Республикадагы ЮХИДИ штрафларны вакытында түләргә кирәк дип кисәтә. Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафны тиешле срокларда түләмәгән транспорт йөртүчеләргә административ арест салына яки мәҗбүри эшләр билгеләнә ала. Шулай ук аларга Россиядән читкә чыгу тыела һәм транспортына да арест салына....
-
Әтнәдә уңышны саклыйлар
Авыл хуҗалыгы культураларын югалтуларны булдырмау максатыннан, Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Уңыш" операциясе игълан ителде. Ул 25 июльдән 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әйтик, узган елны бу өлкәдә Татарстанда 576 җинаять кылу очрагы ачыкланган. Әтнә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә бездә шундый бер очракны ачыклаганнар. Республикадагыларның 472се урлау белән бәйле. Шул...
-
Әтнәләрдән җиләкле желе
Әлеге рецепт алма ишелеп уңган ел өчен яхшы. Ясап карагыз, бик тәмле, өстәлгә куярга бик затлы... Бер чиләк алманы юып, эчен аласы, зур кәстрүлгә, алма өстенә 1 литр су салып пешерәсе. Пешеп чыккач, икенче кәстрүл өстенә дуршлаг куеп, пешкән алманы салып иртәнгә кадәр калдырасы. Иртән дуршлагтан аккан сокны стаканлап икенче...
-
Әтнәгә Татарстан лидеры килде
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм башка рәсми затлар каршы алды. - Райондагы басу-кырлар торышыннан мин бик канәгать, - диде республикадагы урып-җыю барышын шәхси контрольдә тотучы Рөстәм Миңнеханов "Таң" хуҗалыгының Кышлау фермасында күмәк хуҗалык...
-
Әтнәнең очучы Туйкины
"Укучылар йортының түгәрәк җитәкчесе Радик Туйкин «Тукай» хуҗалыгы аэродромында балаларны парапланда очарга өйрәтә. Дельталетта очып карадылар да инде"... Күәм мәктәбе укытучысы Равил Садриев шулай исе китеп сөйләсә дә, бу дәрәҗәдә үк дип уйламаган идем. Мәкаләм герое палаткалар корылган мәйданда махсус тышлык эченә урнашкан дельтаплан янәшәсендә актарына иде. Равил Садриевтан алган...
-
Әтнәнең Гөлүсәсе яза
Чәчләремне җил таратмас - Тарап-үрдем, яулык яптым. Җандай якын сурәтеңне Чыраларга телеп яктым. Хисләремне җил таратмас - Йөрәгемә элдем йозак. Соң аңладык бу дөньяны: Бәхет - кыска, сагыш - озак. Җырларымны җил таратмас - Көй югалган бәгырьләрдә. Ике гашыйк көч тапмадык Мәхәббәтне кадерләргә. Гөнаһларны җил таратмас - Мизаннарда бары бизмән....