10 август 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр кәбестә тозлый
Тиз тозлана торган кәбестә 5 кг кәбестә, 1 кг суган, 300грамм яшел петрушка, 100 грамм сарымсак, 200 грамм үсемлек мае, 50 грамм тоз алына. Кәбестәне зур кисәкләргә бүлеп, өстенә кайнап чыккан су сибегез. Башлы суган белән яшел тәмләткечләрне үсемлек маенда (пассеровать). Алдан әзерләнгән савытка суынган кәбестәне, яшелчәләрне салып, тоз һәм...
-
Бөтнек – әнием төсе – “Әтнә таңы”
Бакча почмагында үсә бөтнек Карыйм аларга әнием төсе итеп. "Һай, шул бөтнек исләре, - дия идең - Җыйган үзенә бөтен җәй исен". Быел да бөтнек яшелләнеп чыкты, Җәйне генә каршылыйбыз, әни, синсез. Ничек икән синең хәлләрең? Без бөтенләй калдык инде ятим. Каршыладымы сине анда әти? 37 ел сагынып яшәдең Төшләргә...
-
Әтнәләр амброзиягә каршы көрәшә
Балтырган Россельхознадзорның Татарстандагы идарәсендә бүлек җитәкчесе Рамил Каюмов белдергәнчә, әлеге үлән балалар өчен аеруча куркыныч. Кәүсәсе куыш булганлыктан, аннан "бинокль" ясап, инде күпме бала йөз-битләрен, күз кырыйларын пешергән. Өлкәннәр арасында да зыян күрүчеләр шактый. Ул тәнне пешереп кенә калмый, кайберәүләрдә аллергия дә китереп чыгара. Кайчандыр балтырганны терлекләргә ашатыр өчен дип...
-
Әтнәдә һава торышы бозыла
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген, 10 августта, һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Шулай итеп, 10 августта аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез Татарстанда урыны белән яңгыр явачак, яшен булу ихтималы бар. Җил көчәя. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Дүшәмбе һава температурасы Татарстанда -...
-
"Әтнә таңы" - активистны кыйнап киткәннәр
" Яшь Россия" активистын кыйнау буенча җинаять эше ачылган. Ирен кыйнаулары турында гаризаны "Сафиуллин" полиция бүлегенә кыйналган Сәләхетдиновның хатыны керткән. Анда язылганча, Салмачы поселогында өч билгесез кеше маскалардан аның иренә биталар белән тән җәрәхәтләре ясаганнар, ә аннары билгесез юнәлештә качканнар. Әлеге хәлнең шаһитлары ашыгыч ярдәм машинасын һәм полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар.
-
Әтнә районының авыл мәчетендә мәчеткә йөрүчеләр тәһарәтханә төзиләр
Күәм авылында яшәүче хәбәрчебез Равил Садриевне без, редакция хезмәткәрләре үзара "Халык корреспонденты" дип атыйбыз. Әледән-әле яңалыклар әйтеп шалтыратып сөендерә ул. Ял көнне өйгә шалтыратып, авыл мәчетендә төзелеш баруы хакында хәбәр итте. Мәчет үзе ачык булса да, биредә эш тукталган, ә төзүчеләр өйлә намазына килгәнче тәһарәтләнергә кайтып киткәннәр булып чыкты. Шушы...
-
Әтнәдә урып-җыюның хәлиткеч этабына аяк бастылар
9 августка бөртеклеләр барлык мәйданнарның 38 процентында суктырылды. Сүз уңаеннан, бу нәкъ безнең райондагыча. Тик исегезгә төшерәбез, Әтнә - төньяк районнарның берсе, уракка да бөртеклеләр соң өлгерү сәбәпле, чагыштырмача соңрак төште. Шөкер, техник яктан һәм кадрлар белән әзерлек сизелерлек яхшы булу сәбәпле, урак тәмамланган мәйданнар көнләп түгел, сәгатьләп арта. Бүгенге...
-
Виталий Мутко: “Казан Россиянең генә түгел, дөнья спортының үзәгенә әйләнде”
Бу сүзләрне Россиянең спорт министры Татарстан башкаласына Физкультурачылар көненә килгәч әйтте. Дөрестән дә спортта ирешкән уңышлары буенча илдә Казанга җитүче юк. Сүз дә юк, моңа яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек бер-бер артлы калкып торучы спорт объектлары зур йогынты ясый. Нәтиҗәдә, ул объектларга килүчеләр саны арта, димәк, спорт белән шөгыльләнүчеләр...