17 август 2015 яңалыклары
-
Әтнә балалары мәчеттә ял итә
"Безгә монда рәхәт, тәһарәт ала, намаз укый беләбез. Баштарак куркып кына килгән идек, хәзер кызык, бик күп мәгълүмат алдык, Адель абый кызыклы итеп сөйли, белмәгәнне өйрәтә..." Район үзәк мәчете каршында җиденче елын эшләп килүче дини лагерьга йөрүче балалар әнә шулай диләр. Бишенче елын бу лагерьга йөрүче Илһам, өченче ел йөрүче...
-
Казан мәктәпләренең 36сы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килми - "Әтнә таңы"
Казан мәктәпләренең 36сы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килми дип белдерә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Кимчелекләрне төзәтмәгән мәктәп директорларын җитди җәза көтә. Казанның кайбер мәктәпләрендә берьюлы берничә кимчелек табыла. Тикшергән 100 мәктәпнең 36сы кимчелекле булып чыга. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең пресс-хезмәте шулай дип хәбәр итә. Күзәтчеллек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары...
-
Әтнәдән 90 яшьлек Зәйтүнә Фазылҗанова: “Шинельсез солдат идем мин”
"4 кыз туганым да шушы ук авылда тормышка чыгып, 85-90 яшькәчә гомер кичерделәр", - дип елмая Түбән Көек авылында 90 яшьлек юбилеен каршылаучы Зәйтүнә Фазылҗанова. 15 август көнне юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева һәм Түбән Көек авыл җирлегеннән Эльмира Йосыпова котлады....
-
Бәрәңге яфрагын яндыру кирәк - "Әтнә таңы"
Төп ризыкларыбызның берсе булган бәрәңгене үстерү елдан-ел кыенлаша. Колорадо коңгызы, нематода авыруының зур зыян салуы җитмәгән, быелгы өзлексез яңгырлар, туфракта дымны арттырып, фитофтора авыруын барлыкка китерде. Фитофторозны кайберәүләр альтернариоз белән дә бутыйлар. Дөрес, боларның икесе дә - гөмбәчек авырулары. Әгәр бәрәңге яфраклары сары төскә кергән икән, бу - альтернариоз. Коңгырт...
-
Әтнә дә хәлиткеч мизгелгә аяк баса
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 17 августка бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, республикада урып-җыю барлык мәйданнарның 58 процентында төгәлләнде.
-
Бәгырьләрдә – синең көең, Әтнә егете...
Якын дустыбыз, күршебез Равил абыйга багышлана... Тып-тын... Тып-тын... Син булмагач, моңсу өең. Күз алдында - синең караш, Бәгырьләрдә - синең көең... Тып-тын... Тып-тын... Син булмагач, ятим урам. Синең белән җәйләр сүнде, Җанда - бушлык, җанда - буран. Тып-тын... Тып-тын... Син булмагач, буп-буш авыл. Аяз көнне яшен сукты, Урладымы әллә давыл?!...
-
Ашарга яраксыз алмаларны юк иткәннәр - "Әтнә таңы"
Татарстан Республикасының Россельхознадзор пресс-хезмәте хәбәр итүенчә, Казанның "Ашан" кибетендә Польшадан кергән ярамаган алмалар тапканнар. ТРК "Парк Хаус"та урнашкан "Ашан" кибетендә тикшерү уздырган вакытта, контейнерларда урнашкан алмаларның этикеткаларының берничә тапкыр үзгәртелүенә игътибар итәләр. Этикетка язуында Сербия дип язылса, икенчесендә Эквадор дип языла. Соңрак бу алмаларның Польшадан кертелгәнлеге ачыклана. 520 килограмм булган...