21 август 2015 яңалыклары
-
" Әтнә таңы"- әниләре улларын суга батырып үтергән
Әлеге коточкыч хәл Башкириянең Октябрьск шәһәрендә булган. 27 яшьлек Гөлназ М. ике улын өйләрендәге ваннада суга батырган. Югыйсә, аларның гаиләсе яхшылар рәтендә йөргән- ире банкта эшли, хатын өйдә балалар караган. Әмма хатын психик авыру буларак исәптә торган. Икенче балалары туганнан соң, хатын бик каты тазарган. Шуннан соң төрле диеталар белән...
-
1 сентябрьдән кытай телен укыта башлыйлар - "Әтнә таңы"
Быелның 1 сентябрьдән Татарстанның алты мәктәбендә кытай телен укыта башлыйлар. Бу хакта Бөгелмәдә узган укытучыларның август киңәшмәсендә Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде. Кытай телен Саба районының талантлы балалар тәрбияләнгән интернат-мәктәбе укучылары, Бөгелмәнең Мостафа Онджел исемендәге лицей-интернатына, шулай ук Казанның №18 (Вахитов районы), №35 (Приволжский район), №1...
-
Әтнә мәктәбен тәмамлаучылар имтиханны кабат бирә алалар
Быел көзен Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларга БДИны кабат бирү мөмкинлеге бирелә. Республиканың белем сыйфаты мониторингы үзәгенә гаризаларны 25 августтан 12 сентябрьгә кадәр биреп була. Мәҗбүри фәннәрдән - рус теленнән һәм математикадан, беренче тапкыр имтиханнарны яңадан бирү мөмкин булачак. БДИны бердәй расписание көнендә тапшырырга була.
-
Әтнәдән укытучы Виуль Мөхәммәтшинга 90 яшь тулды
Олы Әтнә Мәктәбендә күп еллар хәрби белем биргән военрук, сугыш ветераны Виуль Абдулла улы Мөхәммәтшинга бүген 90 яшь тулды. Хөрмәткә лаек укытучы 1943 елда, 18 яшендә фронтка китә.Ул хәрби авиациядә механик буларак хезмәт итә - очкычлар ремонтлый. Сугыштан соң гомерен балаларга хәрби белем бирүгә багышлаган ветеран 72 яшенә кадәр укытучы...
-
"Әтнә таңы"ннан мәзәкләр
Вәли сөяркәсе янына килә һәм тәрәзәдән аның ире кайтып килүен күрә. Исерек булса да, ире подъездга кергәч, балконнан төшәрмен дип уйлый. Тик каушап-куркып икенче каттан җиргә үк егыла. Кеше җыела, сөяркәсенең ире дә килә. Аптырап: - Бу ни бу?! - дип сорый. -Белмим, - ди Вәли, киемен кага-кага. - Мин...
-
Әтнәдәге зиратларны нигә пычраталар
"И, бабай, туйдык ич инде..." "Олы Әтнә зиратына менеп, чардуган эчендәге, кырыендагы чүпләрне чистартып, 6метрлы бүрәнәсен тышка чыгарган саен, оныгым әнә шулай ди". "Ник бу кешеләр гел безнең кабер алдына гына китереп өяләр соң бу бүрәнәләрне, үзләре дә тышка чыгара алалар бит, бабай",- диләр. Бик алалар, тик мәгънәсезләр, зиратны басымчак...
-
Әтнәнең 85 яшьлек Наиләсе
Үз эшемне башкаларга эшләтүне күз алдыма да китерә алмыйм. Иртәнге намазга торам, шуннан ятканым юк. Кич сәгать 11дә йокларга ятам..."- ди Олы Әтнә авылында яшәүче 85 яшьлек Наилә апа Хәсәнова. Әби дип әйтеп булмый, йөрүе җиңелчә, үзе яшь күңелле, бакчасы тулы яшелчә үсә, ишек алды, капка төпләре чәчәккә күмелгән. Өй...
-
Әтнәдә борынгы зиратны яңарттылар
Иске һәм Олы Мәңгәр авыллары арасындагы басуда кабер ташлары аунап ятучы борынгы зиратны күргәнегез булгандыр. "Таттелеком" генераль директоры, якташыбыз Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин ярдәме белән ул искитәрлек гүзәл дини-тарихи урынга әйләнеп ята. "Кайбер тарихи чыганакларга караганда, Иске Мәңгәр авылына XIII-XIV гасырларда ук нигез салына". Алгы ягында капка-коймалар корылган, әрвахлар рухына...