25 август 2015 яңалыклары
-
"Әтнә таңы"ннан - "Төш"
Мин төшемдә сине күрдем, Утыргансың көймәгә. Сине куып тотмак булам, "Ерагаясың нигә?" Бик тырышып алга йөзәм, Тәндә көч-куәт бетә. Сизеп торам тырышмасам, Китәрмен күк тиз төпкә. "Көч-куәт бир миңа", - диеп Ялварамын Ходайга. "Агымыңны тизләт, - димен. - Минем йөзгән уңайга". Шунда кинәт торып бастың Утырган үз көймәңдә. Миңа карап...
-
Әтнәдә укытучыларның август киңәшмәсе узды
Төп бурыч- киләчәк кешесен тәрбияләү Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында укытучыларның еллык эшләренә нәтиҗә- йомгак буларак ел саен үтә торган август киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә район җитәкчесе Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов, район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Мансур улы...
-
Әтнә сөт җитештерүдә һаман әйдәп бара
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 25 августка республика буенча тулаем 3348,5 тонна сөт савып алынды. Бер баш сыерга уртача савым 14,3 килограмм тәшкил итте. Әтнә күмәк хуҗалыкларында бу көнне тулаем 122 тонна сөт саудылар. Бер баш сыерга уртача 18,1 килограмм тәшкил итә. Сабада күбрәк - 18,4 килограмм. Ә...
-
Әтнәдә компенсация алырга чакыралар
Быел балалар бакчалары бусагасын беренче тапкыр атлап 108 бала керә. Район мәгариф бүлегеннән әнә шундый хәбәр алдык. Кечкенә район өчен аз сан түгел бу. Аларның әти-әниләре дә балалары бакчага йөргән өчен түләүгә компенсация алачаклар. Моны рәсмиләштерү өчен әти-әниләренең социаль яклау бүлегенә килүен сорыйлар.
-
Әтнәдә котыру авыруы
Соңгы елларда районда котыру авыруыннан зыян күргән төлкеләр, этләр һәм мәчеләр күбәйде. Ул гына түгел, бу хайваннарның кешеләргә һәм йорт терлекләренә һөҗүм итү очраклары да ешайды. 2014 елда районда 5 котырган төлке, 2 мәче лабораториядә тикшерелеп, алдан фаразланган диагнозлар расланды. 2015 елда шундый 2 очрак теркәлде. Котыру - табигатьтә очрый...
-
Әтнәдә дә кайбер товарлар кыйммәтләнер кебек
Экспертлар, сумның көчсезләнүе аркасында кыйммәтләнүче товарлар исемлеген әйттеләр. Кайбер финансистлар доллар курсының, азга гына булса да, 100 сумга җитү мөмкинлеге турында сөйлиләр. Бу уңайдан товарларга бәяләрне күтәрергә әзерләнәләр. Дөрес, бу 2-3 айга кадәр сузылып, җайлап күтәрелергә мөмкин. Экспертлар фикеренчә, бәяләр 5-7 процентка артыр. Беренче чиратта безнең илдә җитәрлек дәрәҗәдә чимал...
-
Юу һәм чистарту әйберләре кеше сәламәтлеге өчен зыянлымы? - "Әтнә таңы"
Роспотребнадзор кайбер юу һәм чистарту чараларын кибет киштәләреннән ала башлаган дип яза "Комерсант". Роспотребнадзор чит илдә эшләнгән юу һәм чистарту чаралары, лаборатор тикшерү уздырган. Һәм кайбер юу һәм читстарту әйберләрнең нормативка туры килмәве ачыкланган. Бу бигрәк тә Henkel, Procter&Gamble һәм Colgate-Palmolive фирмасы әйберләренә кагыла. Бүгенге көндә аларны сатуны тыя башлаганнар....
-
"Әтнә таңы" - бер яшьлек баланы машина бәргән
Әлеге хәл Казанда, Дачный урамында булган. Казан шәһәре ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, " ВАЗ - 21102" автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе артка чигереп барганда куркынычсызлык маневрын сайламаган һәм баланы бәрдергән. Бала исән,әмма баш мие селкенү нәтиҗәсендә зыян күргән.
-
Әтнә игенчеләре җиң сызганып эшли
Татарстанда урып-җыю 70 процентта башкарылды. Узган елны бу көнгә 63 процент мәйданнарда суктырылган иде. Шунысы бар, былтыр һәр гектардан уртача 22,4 центнер бөртекле суктырып алдылар. Быел 21,3 центнер тирәсе генә. Хәер, булганының кадерен күрергә язсын! Безнең игенчеләр тиешле мәйданнарга карата 73 процентта урып-җыйдылар. Шөкер, һава торышы җиң сызганып эшләү мөмкинлеге...