28 август 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә дә катгыйланырга мөмкин
Җәмгыяви палата әгъзасы Солтан Хамзаев Россия алкоголь продукциясен көйләү комитетына18.00 дән 9.00 гә кадәр алкоголь продукциясен сатуны тыю турында мөрәҗәгать белән чыкты.Хәзер Федераль дәрәҗәдә спиртлы эчемлекләрне сату бары 23.00 дән 8.00 гә кадәр генә башкарылырга тиеш. Әмма регионнар бу тыюны тагын да катгыйландырырга хокуклы. Мәсәлән, Адыгея, Бурятия, Архангельск һәм Владимир...
-
"Әтнә таңы" - В Татарстане стартовала акция «Республиканская ленточка»
В течение месяца активисты раздадут более 600 тыс. ленточек с республиканским триколором. (Казань, 30 июля, «Татар-информ», Юлия Ревина). Акция «Республиканская ленточка» стартовала сегодня во всех муниципальных районах Татарстана. Активисты республиканского общественного движения «Вместе с Президентом», начиная с сегодняшнего дня и до Дня республики - 30 августа, будут вручать ленточки как...
-
"Әтнә таңы" - Казанда яшүсмерләр селфи ясаганда күпердән егылып төшкәннәр
14 яшьлек егет һәм кыз авыр хәлдә шәһәр больницасының реанимация бүлегенә озатылды. Бу хакта Идел буе районының транспортта тикшерү идарәсе пресс-хезмәте хәбәр итә. Бу хәл 27 август көнне 18.00 тирәсендә Горький тимер юлы перегонында теркәлә. Селфи ясаганда автомобиль күпереннән егылып, югары көчәнешле линиягә тиеп китәләр һәм аларны ток суга. Моннан...
-
Әтнә халкы август ахырында рәттән 3 көн ял итә
Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге №1448-XII "Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле даталар турында"гы Закон нигезендә, 30 август - бәйрәм көне санала. 2015 елда 30 август ял көненә туры килә, РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, ял көне алдагы эш көненә - 31 августка күчерелә. Шулай итеп 29, 30, 31...
-
Әтнәдә бер айда 19 кеше үлгән
Быел август аенда районда 8 бала туып, 19 кеше вафат булган. Ярый әле, язылышкан 15 парның нибары берсе генә таркалган. Чагыштыру өчен узган елгы август күрсәткеченә күз салыйк. Былтыр август аенда да 8 бала якты дөньяга аваз салган, ә үлүчеләр 11 генә булган. Аның каравы язылышучылар күп - 24 пар,...
-
Әтнәлеләрнең матур яшәү сере
« Гаиләдә һәркемгә рәхәт булырга тиеш" Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Казан Кремлендә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр. Республикабызда бу чара матур бер традициягә әйләнеп бара. Бәйрәмгә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан 50 үрнәк гаилә чакырылган иде. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсе белән беррәттән, 50...
-
Әтнәдә урак финишка якынлаша
Әтнәдә 28 августка тиешлегә карата тагын 12 % мәйданнарда гына урып-җыясы калды. Соңгы көнне 10 % мәйданнарда бөртекле суктыруны күзаллаган хәлдә, бу инде әллә ни күп түгел. Уңышыбыз куанырлык! 20,2 мең гектар җирдән 55,2 мең тонна бөртекле суктырып алынды. Алдагы көнне генә 5,1 мең тонна тәшкил итте. Нәтиҗәдә, районда бер...
-
Әтнә балалары өчен 8 юнәлештә 64 түгәрәк эшли
Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән алган хәбәрләргә караганда, бу уку елында барысы 64 түгәрәк эшләячәк. Алар барысы 8: техник, спорт, туристлык, сәнгать, экологик, патриотлык, социаль-педагогик, "естественно-научный" юнәлешләрдә булырлар дип көтелә. Быел аеруча техник һәм туристлык юнәлешләренә басым ясала. Бәхәссез, техник юнәлештә балачактан ук оста булу - әйтик, өйдә вак-төяк эшне башкара...
-
Әтнәдә эшләүчеләрнең пенсиясе артты
Ел саен 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә, үзләре гариза язмыйча гына корректировка ясала. Ул эшләүче пенсионерның хезмәт хакына бәйле. Быел корректировка райондагы 903 кешегә кагылды. Аларның пенсияләре уртача 125 сум 63 тиенгә артты.