29 август 2015 яңалыклары
-
Әтнә ансамбле республика көнендә чыгыш ясаячак
30 август көнне, районыбызның йөзек кашы булган, "Сөмбел" халык вокаль ансамбле, Казанга "Уйнагыз гармуннар" бәйрәменә чыгыш ясарга бара. Кадерле якташлар, Кабан күле янында узачак бәйрәмгә, рәхим итегез!
-
Әтнә техникумын тәмамлаучылар БДИ бирмәячәк
Россия Фән һәм Мәгариф Министрлыгы колледж һәм техникум тәмамлаучылар өчен БДИ кертмәячәк. " Колледжны тәмамлаучыларны югары уку йортларына кабул итү тәртибе үзгәрми. Шулай ук профессиональ белем бирү системасын үстерүгә ярдәм итүне күздә тотабыз",- ди Ливанов.
-
"Әтнә таңы" - "Корстон"- "Казан- Арена" канат юлы ачыла
Нәкъ бер елдан башкалабызда Казанка елгасы аша канат юлы ачылачак. 2016 елның октябрь аенда исә Тимер юл вокзалыннан Югары Осланга кадәр канат юлы ачу планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты хәбәр итә.
-
Әтнәнең Ары авылы яшләре җәй белән саубуллаша
.Менә тагын көзгә аяк басабыз...Килә...Килә көз...Көз..бераз моңсурак...укучылар мәктәпләргә,студентлар үзләре теләгән уку йортларына таралышалар.Әлегә без бергә җыйналдык, җәй белән быелга саубуллашабыз..Үзебезнең җәйге хисләребез белән уртаклашабыз...Сау бул,ямьле җәй, без сине сагынырбыз...