4 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәнең бүгенге һәм элеккесе
"Әтнәм - сөеп туймас җирем" Олы Әтнә авылының элеккеге почта чатын өлкән буын яхшы хәтерлидер. Элегрәк элекке поста янәшәсендә трибуна бар иде. Аның каршында беренче май, 7 ноябрь демонстрацияләре уза торган иде. Бу истәлекле фотоны редакциябезгә Олы Әтнә авылында яшәүче Илсияр апа Хәсәнова алып килде. Бик зур рәхмәт аңа. Һәм...
-
КамАЗ Кытай җиңел машиналарын җитештерә башлый - "Әтнә таңы"
Монда Hawtai маркалы автомобильләр, ә Кытайда КамАЗлар җыела. Ике якның үзара килешү төзүе турында рәсми рәвештә хәбәр ителде инде. "Килешү нәтиҗәсендә без Кытай базарына ныграк үтеп керәбез", - дип саный "КамАЗ"ның генераль директоры. Кытайда КамАЗлар чыгару өчен яңа завод төзелә, ә КамАЗ мәйданчыкларында Кытай җиңел машиналары җитештерелә.
-
Әтнәдә уңыш мул
Татарстан Республикасында 4 сентябрьгә тиешле мәйданнарның 12 процентында гына ашлык суктырасы калды. Әлегә уртача уңыш һәр гектардан 21,3 центнер. Әтнәдә исә 0,8 мең гектарында гына суктырасы калды. Бу эшләнәсе мәйданнарга карата 4 % тирәсе. Бу көнгә барысы 67 мең тонна ашлык суктырылды. Уртача уңыш - гектарыннан 34,5 центнер тирәсе. Балтачта...
-
Әтнәдә һава торышы нинди булыр
Бәрәңге чоры. Бик күпләр ял көннәрендә һава торышы яхшы булсын иде дип тели. Метеорологларның үз фикере. Фаразларга караганда, иртәгә дә 15 градус тирәсе җылылык көтелә. Дөрес, кояш болыт астыннан чыкмый диярлек. Яңгыр да явып узар кебек. Якшәмбе көнне аязучын болытлы һава торышы булса да, кыска вакытлы яңгыр сибәләп китәр диләр....
-
Әтнә яшьләре - “ Президент белән бергә”
«Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте 28 август көнне Республика көне уңаеннан үткәрелгән " Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!"Татарстан Республикасы көне белән!" балалар открыткалары эскизлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде. "Президент белән бергә!" хәрәкәте агымдагы елның апрелендә, " Без Булдырабыз! Без Бергә! Мы можем! Мы вместе!"форумында оештырылды. Әлеге форумда республиканың барлык иҗтимагый...
-
Әтнә мәктәпләренең рейтинг нәтиҗәләре билгеләнде
Мәктәпләрнең рейтинг нәтиҗәләре билгеләнде Узган 2014 - 2015 уку елы нәтиҗәләре буенча мәгариф бүлеге тарафыннан район мәктәпләре рейтингы әзерләнде. Әлеге рейтингның максаты: район мәктәпләрендә белем бирүнең сыйфатына комплекслы бәя бирү. Рейтингның бурычлары исә түбәндәгеләрдән гыйбәрәт: - педагогик коллективларның белем бирүне камилләштерүгә мотивацияләрен үстерү; - белем бирү оешмаларында белем бирү процессын...
-
“Парклар һәм скверлар көннәре”
Шул исемдәге фестиваль - Татарстан Республикасындагы яңа иҗтимагый киңлекләрнең глобаль тест-драйвы. Күңел ачу, мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларының инфраструктурасын тикшерүнең иң яхшы ысулы - аларны оештыру. 5 сентябрь көнне иҗтимагый киңлекләрнең ничек эшләвен сез дә күрерсез. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы, «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгендә,...
-
"Әтнә таңы" - Кредит алсаң- алдашма
Россия Федерациясенең җинаять кодексына кергән соңгы үзгәрешләр нигезендә, әлеге законның 159.1 маддәсе буенча, кредитлаштыру өлкәсендәге мошенниклык, ягъни бурычка алучының (заемщик) банкка яки башка кредит учереждениясенә күрәләтә ялган яки дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар бирү юлы белән акча урлау очрагында дүрт айга кадәр сак астында тоту җаваплылыгы каралган.
-
Әтнәлеләр игътибарына
Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә үзгәрешләр 2015 елның 1 июлендә юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы законнарга шактый гына үзгәрешләр кертелде. Әйтик, машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен икенче кабат туктатылса яки алкоголь куллануга тикшерелүдән чираттагы тапкыр баш тарткан очракта моның өчен ул административ хокук бозу кодексы буенча түгел, ә...