18 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә матәм. Гомерләрне сорап алып булмый…
Менә ничәнче көн Әтнә кайгыда, ничәнче көн Әтнәдә яшь түгелә… бер-бер артлы вакытсыз киткән егет-кызларыбыз күз алдында, ышанып булмый, болай булырга тиеш түгел иде, юк, ник алар, яши башламаган көе, барысы да башлана гына иде бит, бик матур булырга тиеш иде тормышлары…Әле генә берсеннән-берсе чибәр кызларыбызны җирләдек, анысы да онытылмаган...
-
Әтнәдә “Игътибар – балалар!” операциясе нәтиҗәләре
15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" исемле юл куркынычсызлыгына багышланган операция узды. ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев сүзләренә караганда, бу чорда балаларны махсус утыргычсыз ташыган йөртүчеләргә 13 административ протокол төзелгән. Моннан тыш балаларны куркынычсызлык каешын такмыйча йөрткән өчен 6 административ протокол төзелгән.
-
Әтнәлеләр бомба шартлаганын күрде
- Чын бомба шартлаганын күрдек, куркыныч икән, әле берәү генә шартлады, сугышны күзалладык, - диләр Олы Әтнә мәктәбе укучылары. Чын сугыш бик куркынычтыр, автомат сүтеп җыюга ияләнгән идек, ә менә җир асты юлларын күргән юк иде, каршылык полосасы да азрак куркытты. Без беренче мәртәбә катнашкач, безгә кызык та, куркыныч та...
-
Әтнәнең бәхетле укытучысы
1982 елның 1 сентябрь иртәсе. Без - 9 сыйныф укучылары. Мәктәпкә яшь укытучы килгән, математикадан укыта икән дигән яңалыкны һәркем үзенчә кабул итә. Кемдер нинди икән, укыта белә микән, усал түгел микән дип, борчылса, шук малайлар, дәресләргә әзерләнмәсәң дә була, яшь булгач тыңламасаң да ярар дип куана. (Гомумән, укучылар яңа...
-
"Әтнә таңы" - армиягә барудан куркып асылынган
Татарстанда 17 яшьлек егет армиягә барудан куркып, үз фатирында асылынып үлгән. Әнисе әйтүе буенча, егет армиядә үзен үтерүләренә инанган булган. Аның мәктәптә дә проблемалары булуы билгеле. Иптәшләре белән уртак тел таба алмыйча, 3 мәктәпне алыштырган егеткә мәктәп җитәкчелеге дә ярдәм итмәгән- укуы тәмамлангач, хәтта характеристика да бирмәгәннәр.
-
"Әтнә таңы" - 14 яшьлек үсмер көчләүдә гаепләнә
Лениногорск районында 14 яшьлек үсмерне кечкенә балаларны көчләүдә гаеплиләр. Бу хакта республика тикшерү комитетының матбугат үзәге хәбәр итә. Тикшерү фаразлавынча, 29 августта яшүсмер урамда уйнаучы 7,8, 12 яшьлек малайлар янына килгән һәм көч куллану белән куркытып, аларга карата сексуаль характердагы хәрәкәтләр ясаган. Яшүсмер үзенең гаебен расламаган. Бу эш буенча тикшерү...
-
Махсус сигналларын яндырган “Ашыгыч ярдәм”не уздырмаган өчен штраф күләме 20 тапкырга артырга мөмкин - "Әтнә таңы"
Бу хактагы тәкъдимне РФ Дәүләт Думасының транспорт буенча комитет рәисе урынбасары Михаил Брячак ясаган. Ул штраф күләмен хәзерге 500 сумнан 10000 сумгача күтәрергә кирәк дигән фикердә. "Полиция һәм янгын куркынычсызлыгы машиналары үзләренә барыбер юл табалар, ә "Ашыгыч ярдәм"не уздырмыйлар, шуңа күрә штраф күләмен арттырыйк", - дип дәлилли.