21 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр кабат ТНВда
27 сентябрь, якшәмбе көнне ТНВ каналында баручы "Әдәби хәзинә" тапшыруының якташыбыз Хәкимҗан Халиковка багышланган чыгарылышында әтнәләр чыгышын карый аласыз.
-
Әтнә кызы грант отты
2015 елның иң яхшы яшь укытучысын билгеләү максаты белән республика, шәһәр һәм район белем бирү учереждениеләре яшь укытучылары арасында "Безнең яңа укытучы" грантына оештырылган бәйгедә җиңгән 100 укытучы арасында Казан шәһәренең Идел буе районындагы 83 санлы лицейда татар телен укытучы Олы Мәңгәр кызы Гөлчирә Рөстәм кызы Иманкулова да бар. Гөлчирәне...
-
Әтнәдә бензин бәяләре кабат үсә
Автомобиль ягулыгы илнең барлык төбәкләрендә диярлек кыйммәтләнә. Узган атнада 7-13 сентябрьләрдә бензин бәясе Россиянең 47 субъектында үсте. Уртача алсак, Россиядә АИ-92 маркалы бензинның 1 литры 34,92 сум, АИ-95 36,99 сум тора. Ә дизель ягулыгының бер литры өчен 34,73 сум сорыйлар. Бәя күтәрелү бер хәл, автомобиль хуҗалары еш кына тиешле бензинны...
-
Әтнә участковые "Башваткыч" та катнашачак
Әтнә эчке эшләр бүлегенең Бәрәзә, Бәрәскә участокларының инспекторы Марсель Шәрәпов "ТНВ" каналының "Башваткыч" тапшыруында катнашып кайтты. Аның катнашындагы тапшыруны ноябрь аеның чираттагы санында карый аласыз.
-
Җырлый гына башлаган идең бит, Әтнә кызы!
"Кеше китә, җыры кала." Кемнең дә үлү хәбәрен ишетүгә: якын кешеңме ул, аз гына танышыңмы яки үзең укытып чыгарган укучыңмы әнә шул юллар күңелгә килә. Әйе, "җырлары җырлана" гына башлаган иде шул баланың. Яше дә бит 19 да гына иде. 14 сентябрь иртәсендә авыр юл һәлакәтендә чәчәк кебек бала, яшәргә,...
-
Әтнәдә әбиләр чуагы дәвам итә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе атнаның беренче көне - 21 сентябрьгә булган фаразлары белән уртаклашты. Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Явым-төшем көтелми. Талгын җил исә. Республика районнарында көндезге һава температурасы уртача 18-23 градус булачак. Каазанда исә 19-22 градус җылы. 22 сентябрьгә каршы төндә аязучан һава...
-
Әтнәле якташыбызның чираттагы китабы дөнья күрә
Хезмәт юлын газетабызда башлаган Гөлназ Шәйхинең чираттагы китабы дөнья күрә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре "Фейсбук"тагы битендә: "Татарстан китап нәшриятында тиздән "Сыналганнар - сынатмый" дигән китабым дөнья күрә", дип язган. Якташыбызны ихлас котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телибез.
-
Ходай сабырлыктан аермасын - " Әтнә таңы"
Яшьләр китә... Әтнәдә булган юл фаҗигасеннән айнып бетеп тә булмады, кабат үлем турында хәбәр. Әти-әнисе чыгышы белән Олы Мәңгәрдән булган Арча егете Айдар юл һаләкәтендә күзләрен мәңгегә йомган. Акыллы, тырыш, тәртипле гаиләдә үскән егет Олы Мәңгәргә дәүәнисе, абыйлары йортында еш кына кунакка кайта иде. Әле армия хезмәтендә булып кайтуына да...