22 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнә муниципаль районына яңа җитәкче билгеләнде
Дүшәмбе, 21 сентябрь көнне, Әтнә дәүләт драма театры бинасында 13 сентябрь - Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау нәтиҗәләре буенча район советы депутатларының сессиясе булды. Сессия эшендә район советы депутатлары, авыл советы депутатлары, оешма җитәкчеләре һәм Казаннан килгән кунак - Татарстан Республикасының Дәүләт Советы...
-
Әтнәләр җир эшкәртүдә дә әйдәп баралар
Татарстанда 22 сентябрьгә тиешлегә карата 74 % мәйданнарда чәчүлек җирләр эшкәртелде. Шул ук вакытта 1324,8 мең гектарның 374,8 мең гектарында ул тирәнтен сукаланды. Биредә шикәр чөгендере, симәнке, кукуруз мәйданнары исәпкә алынмый. Әлегә иң күп мәйданнарда Биектау (94 %) һәм Әтнә (84 %) районнары эшләгән. Әтнәдә җирне тирән эшкәртү өлеше күп,...
-
Әтнә балалары урманда ял иттеләр
Бәйрәм дә түгел, ә Ары мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә актив булган егет-кызларны җыеп, табигать белән хозурланырга, ял итәргә алып чыктылар. "Көзге урман, үзенә генә хас исе, төсе белән күңелләрне якты итә. Ул төсләрнең төрлелеге, матурлыгы, серлелеге көзләрдә генә кабатлана. Менә шул матурлыкны балалар да күрсеннәр, соклансыннар дип уйладык. Ел...
-
"Әтнә таңы"- салондагы кешенең башы һәм куллары өзелгән
Кичә шул ук М-7 трассасының Питрәч районына караган юлында өч кешенең үлеменә китергән юл һаләкәте булган. ВАЗ-2110 машинасының йөртүчесе руль белән идарә итә алмыйча, каршы як полосага чыга һәм "Лада Ларгус" машинасы белән бәрелешә, соңыннан FOTON грузовигына килеп бәрелә. Юл һаләкәте нәтиҗәсендә ВАЗ 2110 ның йөртүчесе һәм пассажиры шунда ук...
-
"Әтнә таңы" - дүрт кеше тән җәрәхәте алган
Кичә көндез М-7 трассасында бензины бетү сәбапле, "ВАЗ-2114" машинасы туктап кала. Йөртүчесе этеп юл кырыена чыгарган вакытта, "ундүртле"гә алдагы фураны узып китеп баручы" КАМАЗ " килеп керә. Җиңел машинада шофердан тыш, аның хатыны һәм ике баласы да була. Дүртесе дә җитди травмалар белән хастаханәгә озатылганнар. "КАМАЗ" йөртүчесенең дә аяклары кысылган,-...
-
Әтнәдә ат белән машина бәрелешкән
Узган ялларда Олы Бәрәзә авылында җигүле ат катнашында юл һаләкәте килеп чыккан. Кичке эңгер-меңгердә юл аркылы чыккан вакытта, ат кинәт дулап китә. Аңа юлдан килүче машина килеп бәрелә. Ат арбасында утырган өч кеше тән җәрәхәтләре ала. Машинага исә механик зыян килә. Ат үзе исән, арбасына да зыян килмәгән.
-
Әтнәләр сабыйларны куандырды
Сәдакалар кабул булсын "Олы Мәңгәр һәм Бәхтияр авылы халкыннан җыйналган гошер сәдакасын Яңа Кенәр сәләматлекләре чикләнгән укучылар, тәрбияләнүчеләр өчен махсус коррекцияләү интернат- мәктәбенә илтеп тапшырдык. Мәктәп җитәкчелеге һәм укучы балалар зур рәхмәтләрен җиткерделәр һәм сәдакаларның кабул булуын теләделәр", - дип хәбәр итте Олы Мәңгәр авылы мәчете имамы Илдар хәзрәт.