23 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә 5 юл һаләкәте теркәлгән
Сентябрьдә бүгенге көнгә кадәр район буенча 5 вак юл һаләкәте теркәлгән. Аларның саны арту - район машина йөртүчеләренең ваемсызлыгы белән турыдан- туры бәйле. Соңгы көннәрдә мәсәлән, Әтнәнең урагыч юлында Форд Фокус белән ундүртле бәрелешкән. Сәбәбе, Кече Әтнә авылыннан чыгып килгән Фордның олы юлдан килүче ундүртлегә юл бирмәве. Нәтиҗәдә, ундүртле хуҗасына...
-
Әтнә чәкәннәренә сокланырлык
"Таң" хуҗалыгы базасында кукурузны бөртекле һәм терлек азыгы буларак куллануга багышланган семинар узды. Семинарда район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, авыл хуҗалыгы буенча киңәшче Хәмит Галимҗанов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов һәм идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре катнашты. "Казан Агрохимсервис" агрономы Валерий Зеленихин кукурузның терлек азыгы буларак башка культуралардан өстенлеге хакында...
-
Әтнәдә бушлай юридик ярдәм
Бүген, 25 сентябрь - Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында Олы Әтнә үзәк китапханәсендә сезне кызыксындырган сорауларга 14 сәгатьтән алып 16 сәгатькә кадәр районыбыз прокуроры Ннурия Нургаяз кызы Сабирҗанова җавап бирә. Мөмкинлектән файдаланып калыгыз.
-
Бүген Гарәфә көне – “Әтнә таңы”
Корбан бәйрәменнән алдагы көн - изге, мөбарәк көн. Быел гарәфә көне 23 сентябрьгә туры килә, дип аңлата Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә", - дигән. Шуның өчен күп...
-
Корбан бәйрәмен үткәрү һәм чалу тәртибе – “Әтнә таңы“
Корбан чалу тәртибен бастырыгыз әле газета битләренә" Фидаил Кадимов, Ары авылы. Фидаил, газетабыз бәйрәм булу сәбәпле, 25 сентябрьдә генә тарала. Шуңа күрә синең сорауга җавапны газетабызның сайтына урнаштырабыз. Язмалар социаль челтәрдән, дини газеталардан алынды. "Корбан" сүзе нәрсәне аңлата? Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу...
-
Әтнәдә көзге көн тигезлеге
Көзге көнтигезлеге- көн белән төн 12 сәгать булып, тигезләшкән көн. Ул астрономик көз башлануы турында сөйли. Көзге көн белән төн тигезлегеннән соң кояш көне кимүгә бара башлый. Элек русларда көзге кояш торгынлыгы көне бәйрәм булып исәпләнгән һәм аны кәбестә,итле мүк бәлеше, халык уеннары белән каршы алганнар. Халык календаре буенча ,...
-
Әтнәләр дә Корбан Гаетен каршы алырга әзерләнәләр
24 сентябрь, пәнҗешәмбе көнне Корбан Гаетен бәйрәм итәбез. Бу хакта район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев белән сөйләштек. - Бәйрәм көнне иртәнге намазны 4тә укыйбыз. Аннан соң Коръән укыла, бәйрәм вәгазе сөйләнә һәм ул Корбан намазына барып тоташа. Бәйрәм намазын иртәнге сәгать 6да укыйбыз, - диде ул. Гает намазыннан соң корбан...
-
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әтнәлеләрне бәйрәм белән котлый
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан...