25 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә 29 сентябрьгә кадәр эссе булачак
Синоптиклар республика территориясендә аномаль эссе һава шартлары урнашуы турында кисәтә. "23 сентябрьдә, Татарстан территориясендә 23-29 градус җылы булуы нәтиҗәсендә, аномаль эссе һава шартлары урнашты. Бу температура климатик нормадан 9 градуска югары", - дип белдерделәр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада аномаль-эссе һава шартлары 29 сентябрьгә...
-
Әтнәдә “Милләтләр кроссы” узачак
27 сентябрь көнне республикабыз күләмендә "Милләтләр кроссы" узачак. Әлеге чара районыбызда да үтә. Җыелу урыны - "Ашыт" мәдәният спорт үзәге каршысында. Билгеләнү - сәгать 9да. Башлана 10 сәгатьтә. "Барыгызны да кросска чакырабыз", - ди әлеге чараны оештыручы Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сиразиев.
-
Әтнәләр социаль пакет алмый
Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы кешеләрнең "Соцпакетмы, әллә акча сайларгамы?" дигән мәсьәләгә бик җиңел караулары табибларда зур борчу тудыра. Тик торганда да түгел, Әтнә районы буенча 2063 социаль пакет алырга тиешле кешенең 1432се социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканнар. "Бу 69,4 процентны тәшкил итә", - ди Пенсия фондының Әтнә бүлекчәсе башлыгы Гөлсинә...
-
Әтнәле – ике кулда...
Бардыр юлы... Дустым, хәбәрчебез, Күшәр авылында яшәүче Мөнир Шакировның ихтыяр көченә сокланып яшим. Ә аның тормышы бал да май түгел... Ничәнче көн күңел уйда, Чишелеш юк: Аяклылар көчсез. Беркем ярдәм итә алмый- Аяксызга! Дустым авыр хәлдә, юк чарасы, Торыр җире иске, юк гаражы. Әнисе дә карт бер карчык, туганы юк...
-
Әтнәдә бушлай юридик ярдәм
25 сентябрь, Бердәм бушлай ярдәм күрсәтү көнендә Әтнә үзәк китапханәсендә 8.00 дән 11.00гә кадәр Гөлсинә Фәтхуллина, 11.00дән 14.00гә кадәр Ольга Новикова, 14.00 дән 16.00 гә кадәр прокуратура хезмәткәрләре район халкын кабул итә.
-
Әтнәдә фракция оешты
21 сентябрь көнне үзебезнең дәүләт драма театры бинасында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Әтнә җирле бүлекчәсенең XXIV конференциясе узды. Конференциясенең икенче этабын "Бердәм Россия"нең Әтнә район советы фракциясенең яңа сайланган җитәкчесе Айрат Каюмов башлады һәм алып барды. Делегатлар алдан билгеләнгән көн тәртибендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне карадылар, җирле территориаль сайлау...
-
"Әтнә таңы" - 700 кеше үлгән
Согуд Гәрәбстанында 700 дән артык кеше тапталып үлгән, тагын 800 е зыян күргән. Бу хәл Мина янында, Корбан бәйрәме вакытында булган.
-
Әтнәдә пенсиягә чыгу яше күтәрелерме
Пенсия яшен үзгәртү мәсьәләсе кичекмәстән хәл итүне сорый дип саный РФ Минфин башлыгы Антон Силуанов. "Пенсия яшен тиз арада күтәрергә кирәк. Бу пенсия системасын иминият кертемнәрен арттырмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", - диде министр РФ Дәүләт Думасында чыгыш ясап. Ул, 2018 елдан башлап закон буенча иминият кертемнәренең 22 %тан...