27 сентябрь 2015 яңалыклары
-
"Әтнә таңы"- күкрәк сөте белән тончыккан
Фаҗига шушы көннәрдә Нурлат районының Мамык авылында булган. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, күкрәк сөте имгән вакытта баланың тын юллары томаланган. Исегездә булса, моннан бер ай чамасы элек Яшел Үзән районының Әйшә авылында банан ашаганда тыгылып ике яшьлек малай вафат булган иде. Чыганак: KazanFirst
-
“Ак чәчәкләр”– Әтнәдә
Бик тиздән Татарстан "Яңа гасыр" телеканалында ел дәвамында игълан ителгән Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәренә нигезләнеп төшерелгән фильм, ниһаять районыбыз тамашачысына да тәкъдим ителәчәк. "Фильм башланганчы китапханәбезгә кереп Г.Әпсәләмовның тормышы һәм иҗаты, аның "Ак чәчәкләр" әсәренең язылу тарихы, фильм һәм анда катнашучы артистлар турында булган мэгълүмат - "Ак чәчәкләр"- бездә"...
-
"Әтнә таңы"- берюлы өчәү
Җирле халык соңгы 9 елда мондый хәлнең булмавын сөйли. Түбән Камада соңгы 9 ел эчендә беренче тапкыр өч игезәк дөньяга аваз салган. 21 сентябрь көнне Марсель һәм Олеся Савельевлар гаиләсендә өч малай туган. Исемнәрне әлегә уйлашып бетермәгәннәр,ди яза " Әлмәт таңнары".