2 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә гражданнар оборонасы айлыгы старт алды
Ул бөтен республика күләмендә үткәрелә. Аның кысаларында гадәттән тыш хәлләр очрагында туарга мөмкин булган барлык мәсьәләләр дә каралачак. Бу хакта гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре хәбәр иттеләр. 2 октябрь-2 ноябрь аралыгында хәбәр итү системалары тикшереләчәк. Тормыш куркынычсызлыгына багышланган ачык дәресләр узачак. ТР МЧСы ачык ишекләр көне уздырырга...
-
Казанда ярминкәләр дәвам итә - "Әтнә таңы"
Казанда авыл хуҗалыгы ашамлыкларын сату буенча традицион ярминкәләр иртәгә, 3 октябрь көнне дәвам итә. Анда гадәти фермерлар да, республика АПКның эре оешмалары да катнаша. Шул исәптән Әтнә районының җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативлары да үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Кыскасы, 3 октябрь көнне шәһәрнең төрле районнарындагы 8 мәйданчыкта сәүдә оештырыла. Бу хакта...
-
Әтнәдә көчле җил вәгъдә итәләр
Гидрометеоүзәк хәбәрләренә караганда, бүген республикада, шул исәптән Әтнәдә дә төньяк-көнбатыш җиленең көчәюе көтелә. Ул секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Шөкер, температура элеккечә кала, суытмый. Ә менә иртәгә, 3 октябрь көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төнлә дә көчле җил булырга мөмкин. 4 октябрь көнне дә яңгыр,...
-
Әтнәдә күңелле бәйрәм оештырдылар
Комыргуҗа авыл җирлегендә яшәүчеләр бик бәхетле, мул тормышта яшиләр. Биредә җитәкчеләр халыкка карата һәрвакыт ныклы игътибар бирәләр. 28 сентябрь көнне Комыргуҗа авыл җирлеге җитәкчесе Әхтәм Зиннәтуллин һәм җирлек сәркатибе Ләйлә Шаһиева Комыргуҗа, Төрекләр, Мәрҗән, Ябынчы авылларында яшәүче барлык өлкәннәргә дә пакет белән бүләкләр өләшеп чыктылар. Нәрсәләр генә юк иде ул...
-
Әтнәнең " Яшь гвардия" се алдынгы урыннарда
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Яшь гвардия» яшьләр иҗтимагый хәрәкәте Әтнә бүлеге эшчәнлеген газетабыз битләрендә даими рәвештә яктыртып киләбез.» Яшь гвардия» бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин, сәркатибе Лидия Хабибуллинаның тырыш хезмәте нәтиҗәсе дә күз алдында. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, «Молодая Гвардия»нең Әтнә бүлеге республикада алдынгы урыннарда бара. Сайлау компаниясен оештыруда һәм уңышлы...
-
"Әтнә таңы" - яктырткыч булмаса- штраф
Татарстанда 10 октябрьгә кадәр "Җәяүле" профилактика чарасы бара. Киеменә яктылык чагылдыручы тасма беркетмичә, шәһәр яки авыл читендәге юлга чыккан кеше 500 сум штрафка тартылачак. http://shahrikazan.com/
-
Укытучы апа – “Әтнә таңы”
Хөрмәтле районыбыз укытучылары. Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, бәхетле гаилә тормышы, тыңлаучан, "5"кә генә укучы балалар, авыр хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Әбиләр чуагы: Көн кичкә авыша. Әкияти муллыктан Күзләрең камаша. Төсләрне карага, Сарыга һәм акка Аерырга өйрәтә Укытучы апа. Дөреслек, яхшылык Аның һәр...
-
"Әтнә таңы" - пособие үзгәрешсез калачак
2016 елга эшсезлек буенча исәптә торучыларга түләнә торган пособие үзгәрешсез калыр дип көтелә. Минималь түләү 850 сум, максималь пособие исә 4900 сум булачак. Әйтергә кирәк, әлеге саннар инде ничә ел үзгәрми. Әмма аның артуын да көтәргә кирәкми. Илдәге икътисадый кризис пособиеләрне арттыруга каршы төшәчәк, ди белгечләр. http://www.almet-rt.ru/
-
"Әтнә таңы" - 40 кеше үлгән
Татарстанда ел башыннан бәхетсезлек очрагы чыгу аркасында җитештерү тармагында 40 кеше үлгән. Тулаем алганда әлеге тармакта 8 айда 126 бәхетсезлек орагы теркәлгән. Иң күп зыян күрүчеләр Казанда - 40 кеше. Аннан кала Чаллы (20 кеше), Түбән Кама (11 кеше), Әлмәт (10 кеше), Бөгелмә һәм Лениногорск (5әр кеше) һәм Кукмара районы...