6 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнә җәяүлеләре юлда сак булсын
Республикада 1 октябрьдән 10 сына кадәр "Внимание! Пешеходный переход!" операциясе бара. Бу көннәрдә җәяүлеләрнең юл аша тиешле урыннан чыгуы, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирү-бирмәве, җәяүлеләр өчен "пешеходный переход" ның дәүләт стандартларына туры килү-килмәвенә игътибар биреләчәк. ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев кичке якта йөрүчеләргә "яктырткыч" киемнәре турында онытмаска да киңәш бирә.
-
Игътибар! Әтнәдә - "лежащий полицейскийлар"
Әтнәнең үзәк юлларында тиздән ясалма каршылыклар булдырылачак дип язган идек инде. Игътибар итсәгез, алар булдырылды да инде. ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев сүзләренә караганда, андый каршылыклар Әтнәнең Советская, Новый, Зиганшин урамнарында булдырылган. Үзәк буйлап төнге якта машинада җилдерергә яратучылар сак булсыннар, уйламаганда мондый каршылыкка очрасаң, машинаң белән капланырга да мөмкин. Игътибарлы...
-
Әтнәдә буран көтелә
Татарстанда, 7-сеннән алып 11-нче октябрьгә кадәр һава торышының берникадәр бозылуы көтелә. Явым-төшемнәр явачак, 8-нче октябрь көнне көнчыгыш районнарда көчле явым-төшемнәр; буран булуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе хәбәр иткәнчә, төньяк-көнчыгыш җиленең төньяк-көнбатыш җиленә күчеп, секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе, ә 8-нче һәм 9-нчы октябрьдә секундына 22...
-
Якташыбыз Гөлфия Шиһапова иҗаты
ҖИЛЛӘРГӘ СӨЙЛӘ... ******************* Бу тормышта беркемгә дә Ышанычың калмаса, Өмет учагы күңелдә Янып китә алмаса, Нишләргә? дигән уйлардан Өзгәләнсә йөрәгең, Җилләргә сөйлә зарыңны Җилләр аңлар серләрең. Кешегә берүк сөйләмә! Аңласа да..кызганмас! Җанга кирәкле сүзләрне Табалмас ул,әйталмас. Куаныр гына дошманың Ишетсә берәр гайбәт, Сызлануларыңнан синең Дошманың алыр рәхәт. Дус диеп йөргәне...
-
Әтнәләр дә кайгы уртаклаша
Күңелсез хәбәр килеп иреште. "Мәдәни җомга" газетасында эшләүче Чулпан Фәрхетдинова арабыздан китеп барган. Чулпанга нибары 38 яшь иде. Аяусыз авыру аңа башка мөмкинлек калдырмаган. Чулпанның 14 яшьлек малае ятим калды. Хезмәттәшебез тыштан бик тыйнак булса да, тормышта бик актив иде. "Мәдәни җомга" газетасын укып барган кеше аның язмаларын яхшы белә....
-
Әтнәдә 196 метр озынлыктагы ферма торагы төзелә
5 октябрьгә алган оператив мәгълүматларга караганда, район күмәк хуҗалыклары дәүләткә зачет исәбеннән 120685 килограмм сөт сатканнар. Узган елгы күрсәткечтән 15018 килограммга күбрәк бу. Шунысы куанычлы, моңа барлык хуҗалыкларның да өлеше кергән. Бу көнне райондагы бер баш сыердан уртача 17,30 килограмм сөт савып алынды. Былтыргыдан 1,86 килограммга артык. Биредә "Күңгәр" өлеше...
-
Әтнәләр ышаныч телефонына зарлана ала
Татарстан саләмәтлек саклау министрлыгында медицина учереждениеләрендә ришвәтчелек белән бәйле фактлар турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары эшли башлады. Бу хакта 8(8843) 231-79-44 (дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 дән 18.00гә хәтле). Шулай ук ришвәтчелек фактын SMS аша 8-927-418-81-59 хәбәр итәргә мөмкин.
-
Әтнәдә “Условник” операциясе үтте
28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр район Эчке эшләр бүлеге белән берлектә җәза үтәтү инспекциясе тарафыннан "Условник" операциясе үткәрелде. Операция кысаларында инспекциядә учетта торучылар тикшерелде, аларның берсе җәзасын тиешенчә үтәмәү сәбапле, сак астына алынды, дип хәбәр итә инспектор Клара Кадимова.
-
Әтнәдән газетабыз хәбәрчесе, cыерлы гомер сыйлы гомер, дигән фикердә
"Сыерлы гомер - сыйлы гомер", - дигән бабайлар. Быел да сыер кала кышка. Рәхмәт хуҗалык җитәкчеләребезгә. Быел да корма белән муллык: күпме кирәк шуның кадәр салам өләшеп чыктылар. Бригадирыбыз Илназ Җамалиев күзәтүендә бик төгәл башкарылды бу эш. Коры вакытта өләшеп, өеп тә бирделәр саламны. Рәхмәт тракторчы егетләргә дә, өзеклек кертмәделәр,...