31 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр сак булыгыз
Көтеп алынган беренче кар бөртекләре дә күренде. көннәр суытып җибәрде, сулыкларда да боз катламнары барлыкка килгән кебек булды. Кызганычка каршы, бу ышанычсыз боз өстенә керергә ярамый. Әтнә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин да: - Мәктәп укучыларының көзге каникуллары башланды. Шуңа күрә аларны да, әти-әниләрне дә кисәтәсем килә. Зинһар өчен,...
-
Мәчетне таларга да тартынмаганнар
Вакыйга 26 октябрьдән 27 сенә каршы төндә була. Билгесез затлар Әлмәт районы Бишмунча авылы мәчет тәрәзәсен кирпеч белән ватып сәдака акчалары салына торган тартманы урлап чыга. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре күпсанлы аяк һәм бармак эзләренә тап була. Тиз арада җәелдергән тикшерү эшләре барышында җинаятьченең эзенә дә төшәләр. Белгечләр әлегәчә...
-
Әтнәләр карарга онытмагыз
Татар телендә төшерелгән "Бибинур" киносын "Россия-Культура" каналында күрсәтәчәкләр! Татарның кино өлкәсендәге зур табышы булган әлеге фильмны 31 октябрь көнне 21:30да карарга мөмкин булачак.
-
Әтнәдә ике көнгә ике авария
Әтнә үзәгендә соңгы ике көндә ике юл-транспорт һәлакәтетеркәлгән. Аларның икесендә дә руль артында утыручыларның игътибарсызлыгы сәбәп булып тора. Беренчесендә юл бирмәү, икенчесендә чигенгәндә тирә-якка күз салмау нәтиҗәсендә килеп чыккан бу һаләкәтләрдә шөкер, зыян күрүчеләр юк. Шуңа да карамастан, мондый хәлләр берәүгә дә язмасын.