5 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр дә катнаша ала
ИГЪТИБАР, ДУСЛАР! СЕЗНЕҢ ӨЧЕН ЯҢА БӘЙГЕ! РЕПОСТ ЯСА ДА, БИЛЕТ ОТ! 8 ноябрь, 12.00 сәгатьтә К.Тинчурин театрында балалар өчен "Әкият китабы" спектакленең премьерасы булачак! Спектакльгә ике кешелек билет оту өчен уенда катнаш! Уенның шартлары бик гади: 1. "Сәхнә" журналының төркеменә теркәл http://vk.com/club76167776 2. Бәйге турындагы язмага репост яса; 3. Сорауга...
-
Әтнәләр интернетка ялгана
Һава торышы ямьсез булуга карамастан, элемтәче егетләр эшләрен дәвам итәләр. Бүгенге көндә Олы Әтнә авылының Зилин урамында яшәүчеләргә дә интернет челтәре ачык булачак. Бу эш башка урамнарда да дәва итәчәк.
-
Әтнә укытучылары тест бирә
Әтнә районы укытучылары Олы Әтнә урта мәктәбе базасында диагностик тестлаштыру узалар.. Әлеге эш икегә бүленеп, иртәнге якта бер төркем укытучылар тест үтсә, көндезге аштан соң, икенче төркем укытучылар сынау .уза. Барысы 136 укытучы 11 фән буенча диагностик тестлаштыру үтә. Чыгарылыш укучылары биргән "ЕГЭ" формасында, дип аңлаттылар район мәгариф бүлегеннән.
-
"Әтнә таңы" газетасы хезмәттәшен котлый
Бүген хезмәттәшебез Сурия Мингатинаның туган көне. Без, "Әтнә таңы" газетасы коллективы аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балалары Лилия, Марс-Алсуның уңышларына сөенеп, оныгы Даниярның шатлыкларына төренеп яшәвен телибез. Гомерең хәзинәсенә Өстәлде тагын бер ел, Моңайма еллар үтә дип, Елмай син - бәхетле бул! Котлы булсын...
-
Әтнә пенсионерлары игътибарына
2016 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 7526 сум күләмендә расланды. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган канунда әйтелә. "Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен 2016 елда ТРда пенсионерларның яшәү минимумын билгеләү турында"гы канун Президентның рәсми сайтында бастырылды. Канун 17 октябрьдә ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән. Ул рәсми...
-
Әтнәдә яшь гаиләләр арта
Октябрь аенда барысы 10 пар язылышкан, 1 гаилә таркалган. Узган ел белән чагыштырганда гаилә коручылар дүрткә артык, кызганычка каршы, таркалучы гаиләләр саны да икегә артык. Ел башыннан исәпләгәндә 66 пар гаилә корган, 14 гаилә таркалган. Узган ел бу саннар түбәндәгечә булган, 84кә, 18. Тагын шунысын да искәртәсе килә, бүгенге көндә...
-
Әтнәдә җылыта
Бүген Татартстанда 5-7 градус җылы булуы көтелә. Шулай ук пыскак яңгыр явачак. Юлларда - томан. - Җил көньяк- көнбатыштан, көнбатыштан акрын,- дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә томан вакытында юлларда сак булу кирәклекне искәртә.
-
Әтнәләр шахмат уйнады (фоторепортаж)
Халыкара Бердәмлек көне уңаеннан "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә мәктәп укучыларының спартакиадасы кысаларында шахмат ярышы узды. Шахмат уеннары бик киеренке барды. Чөнки биредә шахмат уены белән җенләнгән укучылар җыелган иде. Кызлар арасында беренчелекне Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Алинә Мөхәмәтова лаек булды. Икенче урында Лилия Гыйззәтуллина (Комыргуҗа), өченче һәм дүртенче...