9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнә “Татэнергосбыт”ы үзәккә күчте
Дүшәмбе көнне рәсми рәвештә "Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыятенең район бүлеге эшли башлады. Хәзер ул Олы Әтнәнең үзәгенә, автовокзал янына күчте. Шөкер, җыйнак, шул ук вакытта эчтән дә, тыштан да ялтырап торучы матур бина оештырдылар. Өч ай эчендә төзеп бастырдылар. Тантанада район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, "Татэнергосбыт" директоры Рифнур Хәйдәр...
-
Әтнәнең һәр гаиләсендә - бердәмлек
"Әти-әни һәм мин, спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән спорт бәйгесе "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә гөрләп узды. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырган әлеге спорт бәйгесендә барысы 9 гаилә көн сынашты. Югары Сәрдә авыл җирлегеннән Хайретдиновлар гаиләсе, Күлле Кимедән Хәмидуллиннар, Түбән Көектән Мөхәммәтгалиевлар, Комыргуҗадан Хәкимовлар, Бәрәскәдән Сабирҗановлар, Олы Әтнәдән...
-
Әтнә районы һаман беренче
Күптән түгел киң җәмәгатьчелек игътибарына хуҗалыкларның игенчелек буенча рейтингы тәкъдим ителсә, шушы көннәрдә исә терлекчелек тармагы нәтиҗәләре дә билгеле булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибарына Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез: рейтинг 2014 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән. Шуңа күрә ул 2016 елда бүленәчәк...
-
Татарстанда диннәрне бертигез хөрмәт итәләр
4 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады. Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан...
-
Әтнәдә бер бала зыян күргән
1-10 ноябрь көннәрендә ЮХИДИ идарәсе тарафыннан республика буенча балаларның юлларда алынган травмаларын профилактикалау максатыннан " Осенние каникулы" операциясе үтә. Республика буенча алынган мәгълүматка күз салсак, агымдагы елның 9 ае эчендә балалар катнашында 427 юл һаләкәте теркәлгән, аларда 13 бала үлгән, 448е тән җәрәхәте алган. Әтнә районында исә бер юл һаләкәтендә...
-
Әтнә такси йөртүчеләре нәрсә яратмый
Такси йөртүчеләр пассажирлар белән бәйле 7 төрле әйберне яратмыйлар. Шул исәптән Әтнә таксистлары да. Ә бездә Казанга йөрүчеләр бик күп. Шуңа күрә моны белеп тору бик мөһим. Беренчедән, таксины сызгырып туктатмагыз. Күпчелек моны эткә сызгырган кебек дип кабул итә. (Кул күтәреп тавыш бирү дөресрәк булыр). Моннан тыш, кайбер пассажир машинага...
-
Әтнәдә "Көзге бал" үтте
Бар да канәгать калды Олы Мәңгәр мәдәният йортында бәйрәм көннәрендә «Көзге бал» булып узды. Пыскак яңгырлар туктап, кышка әзерләнгән бер мәлдә уздырыла торган, җәен көч куеп үстереп, көзен җыеп алган мул уңышка багышлап үткән мондый бәйрәм һәркемгә таныш. Электән шулай дип аталса да, соңгы вакытта аны мәктәпләрдә «Уңыш» бәйрәме буларак...
-
Әтнәдә һава торышы
Татарстанда кар яву дәвам итәчәк. Юлларда сак булу киңәш ителә, юл өслеге боз белән капланды. Бу хакта синоптиклар хәбәр итә. Һава торышы аязучан болытлы булыр диләр. Температура +2 градуска кадәр менергә мөмкин.