18 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәлеләр, белеп торыгыз
Сәламәт яшәү рәвешенең ун кануны Генетика дәрәҗәсендә кешегә 120 ел тормыш гарантияләнсә дә, кызганычка каршы ул күпкә кыска. Табиб, психолог һәм диетологларның Халыкара төркеме, тиешенчә яшәсәк җирдә яшәвебезне озайта һәм бик күңелле итеп була торган "ун канун" эшләп чыгардылар. 1нче канун: тыгынганчы ашамагыз! Гадәттәге 2500 калорий урынына 1500 белән генә...
-
Әтнә хат ташучылары игътибарына
2016 елда «Россия почтасы» хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак. Бу максатны тормышка ашыруга компания киләсе елда 6 миллиард сум акча сарыф итәргә планлаштыра. 2015 елның 1 декабреннән "Россия почтасы"ның 17 филиалында, ә 2016 елдан башлап исә тагын 65 филиалда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артырга тиеш. "Бәхетле" хезмәткәрләр арасында почта бүлекчәләрендә эшләүчеләр, логистик...
-
Әтнәдән Мөнәвәрә әби Бикмуллинага 90 яшь тулды
Олы Бәрәзә авылында туып үсеп, шунда хезмәт куйган, бүгенге көндә төпчек кызы Гөлсәрия тәрбиясендә Бәрәскә авылында гомер кичерүче Мөнәвәрә әби Бикмуллинага 90 яшь тулды. Гомерен туган колхозына хезмәткә багышлаган Мөнәвәрә әби заманында яшьтәшләре белән бергә башлангыч белем алырга да өлгермәгән. " Бар тормышым эштә үтте, урман да кистек, окоп та...
-
Әтнәдә дә юл кагыйдәсе бозучылар белән әңгәмәдә шаһитлар мәҗбүри булмас
Мәскәү ДПС инспекторларына портатив видеорегистраторлар бирә башлаганнар. Полициядә, бу полиция хезмәткәре белән кагыйдә бозучы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салачак һәм коррупцияне киметергә мөмкинлек бирәчәк дип саныйлар. Ә иң зур ярдәмне бу камералар ДПС хезмәткәрләренә күрсәтәчәкләр. Ул башкаланың ГАИ хезмәткәрләренә дә бирелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре куркынычсызлыгы өчен эшләнә бу, югыйсә, аларны хезмәт вазифаларыннан...
-
Әтнәдә ОСАГО буенча 1 декабрьдән башлап күбрәк түли башлыйлар
Эш шунда, профиль белешмәләрдәге мәгълүматлар яңартыла. Автостраховщикларның Россия Союзы запчастьләр, материаллар һәм эшләгән вакытның уртача бәяләрен актуальләштерде. Бу хакта «Авто Mail.Ru» хәбәр итә. Нәтиҗәдә автозапчастьләр бәясе уртача 5-7 %ка артты. Ә эшләгән вакыт, ягъни, эшләгән өчен түләү машина макасына һәм төбәккә бәйле булачак. Әйтик, кыйммәтле марка автомобильне эшләү бәясе 1-3...
-
Әтнәдә кем кемне гаепли?
Хат эзеннән Гаепләү җиңел, ә менә төзәлү... Соңгы вакытта редакциягә Күңгәр авыл җирлегенә кергән авыллардан аноним хатлар килә. Андый хатларның закон нигезендә тикшерелмәгәнен белсәләр дә, яза торалар. Бер генә дә, ике генә дә түгел... Сүрия МИНГАТИНА Ни өчен языла, нигә кайный авыл, ахыр килеп ник бер-берсен күрә алмыйлар? Кем кемнән...
-
Әтнә беренчелекне бирми
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 18 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районы бу көнне тулай алганда 126,5 тонна сөт савып алды. Узган елга карата +21 тонна, ә ай башына карата +6,5 тонна бу. Алдагы көннән дә 0,5 тоннага артык. Бер баш сыердан савып алган уртача сөт күләме 18,8 килограмм тәшкил...
-
Әтнәнең Гомәре –– республика газетасында
Татарның - үз Гомәре! Әтнәне Әтнә итеп саклап калган халык театрын 46 ел җитәкләгән, шул чорда 105 спектакльне сәхнәгә куйган режиссер - легендар шәхес, 15 ноябрьдә 85 яшен тутыручы Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов 7 ноябрь кичендә Г.Камал театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Марсель Сәлимҗанов исемендәге...
-
Әтнә больницасында коррупция юк
Татарстан медицина хезмәткәрләре арасында коррупция очраклары сизелерлек кимеде, дип саный ТР Минздравы. Болай әйтергә җирлек бар: агымдагы елны республиканың Минтрудсоцзащита җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре арасында коррупция очраклары ачылмаган. Ә моны социологик сораштыру нәтиҗәсендә ачыклаганнар. Былтыр 65 % сораштырылучы коррупция бар, дип җавап бирсә, быел андыйлар 52,6 % кына булган. Бу хакта...