Әтнә таңы

24 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 24 ноябрь 2015 - 11:32
    Әтнәнең Равиленә 90 яшь тулды
    Районыбызның Бәрәскә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Ярулла улы Яруллинга 90 яшь тулды. Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүче өч ветеранның берсе ул. Сүрия МИНГАТИНА Әнисе Раузакамал апа белән әтисе Ярулла абый өч малай тәрбияләп үстерәләр. Равил - шул балаларның олысы. Әнисе белән бергә 1942 нче елда әтисен сугышка...
    381
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 11:12
    Әтнә хоккейчылары хакимияткә рәхмәтле
    Хоккей сөючеләрне бәхет басты. Район хакимияте ярдәме белән аларга 45 кешелек автобус бирелде. Шулай итеп Арчага, катокка тренировкага йөрү мөмкинлеге булдырылды. Атнага ике тапкыр - дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә хоккейчы кыз һәм егетләребез үзләренең осталыкларын күрше районда шомарта.
    317
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 11:10
    Әтнә авыллары көннән-көн матурлана
    Соңгы вакытта Бәхтияр авылында уңай якка бик күп үзгәрешләр булды. Авылыбыз халкы җирле үзидарә рәисе Вәзыйх Хисмәтуллинга да бик рәхмәтле. Аның ярдәме белән юллар салынды, чишмәбез ремонтланды. «Бу эшләрдән авыл халкы да читтә калмады. Илгизәр абый Хидиятуллин башлангычы белән акчалар җыйдык, зиратыбыз да койма белән уратып алынды",- дип хәбәр итте...
    331
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 08:44
    Яратырдай кешем бар– “Әтнә таңы”
    Сөюем ике канатлы Күккә очар көчем бар. Кочып сөяр, иңен куяр, Яратырдай кешем бар. Яшәргә көч биреп торган Яндырырдай хисем бар. Мәхәббәтемне бүлешер Сөеп туймас кешем бар. Уртак таңым, наз бүлешкән Онытылмас кичем бар. Җанымны ярып бирердәй Мәңге сөяр кешем бар. Күз яшьләремне сыйдырыр Шатлык бүләр ишем бар. Бәхетле итә...
    336
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 07:25
    Әтнәнең 8 егете армиягә китте
    Көзге чакырылышта районыбызның 16 егете армиягә чакырылырга тиеш. "Әтнәнең 8 егете армиягә китте. Төрлесе төрле җирдә хезмәт итәчәк, Саратовка киткәннәре дә бар, ни өчен бу частьне аерым атыйм, чөнки әти-әниләр мондагы шартларны яхшы беләләр, барып торабыз. Башка частьләрдә мөмкинлекләр шундый. 21 декабрьдә соңгы солдатны озатабыз. Исән-имин хезмәт итеп кайтырга насыйп...
    297
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 06:25
    Әтнәдә көн салкынча, кояшлы
    Пыскып торган яңгырлы көннән соң, бүген, 24 ноябрьдә, Әтнәдә һава салкынча, кояшлы. Суларга рәхәт. Аяк асты да таймый. "Бүгенге кебек торсын иде бу һава, кыш җитсен иде инде", - дип тели Әтнә халкы. Бу безнең генә түгелтүгел, барыбызның да теләге. Ходай насыйп итсә, булыр кышы да. Иминлеге кирәк, анысын бергәләп...
    317
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 05:54
    Әтнәләр наркомания белән көрәшә
    Районыыбызның мәдәният йортларында наркомания белән көрәшүгә багышланган төрле кичәләр үткәрелә. 21 ноябрь көнне Ары мәдәният йортында да шундый чара узды. Студентлар,укучылар белән "Наркомания - яшьләр чире! " дигән исем астында диспут уткәрделәр алар.
    371
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 05:06
    Әтнәгә 25
    "Әтнәгә 25" исемле кроссвордны хәтерлисездер. Аның җавабын безгә язып җибәрү мәҗбүри булмаса да, 2 көн узуга ук Олы Әтнәдән Илсия Кадыровадан җавап килде. Соңрак җаваплар язылган кроссвордны Күәмнән Флера Нәҗмиевадан да алдык.
    364
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 05:00
    Әтнәнең сабыр кияве
    Сабыр кияү Авылыбызның мөхтәрәм карты Галимҗан абый Галиевне мин бик аз хәтерлим. Аны бик таза, тәвәккәл кеше иде сөйлиләр. Ул Иске Мәңгәргә кияү булып төшкәч, әбисе кияүне сыйларга пәрәмәч пешерергә тотынган. Әби пешереп тора, кияү пәрәмәч өстенә пәрәмәч куеп авызына озата тора. Әби пешереп өлгерә алмагач, кияү сабыр гына, яңа...
    396
    0
    0
Реклама