4 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә боз юка
Кыш җитүгә һава торышы үзгәрү белән бәхетсезлек очраклары арта. Юка боз катламы белән капланган су саклагычлары гражданнар, балыкчылар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Яңа Шашы авыл җирлегендә 2 зур сусаклагыч бар. Бәхетсезлек очракларын булдырмау йөзеннән гражданнар, балалар арасында аңлату эшләре алып барыла. Халык әйтеме буенча, көзге боз көзге калынлыгында булса...
-
Әтнәдә күңелле слет
"Гадәти җыелышны да күңелле итеп уздырырга була икән". - Мәктәптән тыш эшләр үзәге Мәгариф бүлеге белән берлектә уздырган районның Татарстан варислары слетыннан соң әнә шулай диючеләр күп булды. Чыннан да, гап-гади слет иде ул. Тик флеш-моб, катнашучылар белән үзара әңгәмә, сорау-җаваплар аны гаять дәрәҗәдә җанлы итте. Чараны мәгариф бүлеге мөдире...
-
Әтнәгә чыршы Теләчедән кайтачак
Декабрь ае кердеме, яңа елга әзерләнә башлыйбыз. Халыкны кызыксындырганы: яңа ел чыршысы һәм боз сарае. Булырмы алар быел? Чыршысы була инде, "Быел Казандагы кебек пластмасс чыршы куелачак икән, чын чыршыга җитмәс инде ул..." дигән имеш-мимеш тә килеп иреште. Тынычландырырга ашыгабыз, чыршы чын булачак. Боз сараен төзү өчен пычкылар әзерлек хәленә...
-
Әтнә районы мәктәпләрендә
2 декабрь көнне БДИ тапшырырга рөхсәт алу өчен барлык 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасы яздылар. Район мәктәпләрендә Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль берәмлек турлары бара. Моннан тыш, барлык мәктәпләрдә дә «Инвалидлар декадасы» уңаеннан төрле кызыклы чаралар уза.
-
Әтнәнең сабыр баласы
Илмир Хисмәтуллин Түбән Шашы авылында яши. Әле биш кенә яшьтә булса да, язмыш син кечкенә дип тормаган, җитди сынауларга дучар иткән аны. Читтән карап торганда - гадәти бала ул. Яшьтәшләре кебек үк уенчыклар белән уйнарга ярата, сөйләшүе дә бик чиста, матур. Сабырлыгы йөзенә чыккан, һәр сүзен уйлап кына әйтер.Рәсемнәр ясарга...
-
Әтнә шахматчылары нәтиҗәләре начар түгел
Марий Эл Республикасының Бәрәңге район үзәгендә шахмат турниры узуы хакында хәбәр иткән идек. 2002 елгы һәм яшьрәк шахматчылар бәйгесендә безнең районнан 4 кешелек команда катнашты. "Безнең 2003, 2007, 2009 елгы ир-малайлар һәм 2004 елгы кыз балабыз начар уйнамадылар. Үз республикаларында 2, 3 урыннар алган командалар фонында 4 урын алдык. Баштагы...
-
Әтнәнең Рүзиясе бүген Казанда чыгыш ясый
Мөмкинлеге чикле якташыбызның чыгышын карамый калмагыз, шигырьлэре эчтәлекле, артисларыбыз да, йолдызчыкларыбыз да чыгыш ясаячак. Фаил Сәфәров җырлаячак, Азат Фазлыев оештырганын да әйтсәк, яхшың булачагын чамалыйсыздыр...
-
“Әтнә таңы”на арзан вакытта язылып калыгыз
Газета-журналларга 2016 елның беренче яртысы өчен язылу бара. Бүгенге көнгә газетабызга 850 кеше язылган. Гадәттә райондашларыбыз соңгы ун көндә язылучан. Бу ун көнне алгарак күчереп, 13 нче декабрьгә кадәр газетабызга язылып калуыгызны сорыйбыз. Чөнки бу ун көндә "Әтнә таңы"на 493 сум 56 тиенгә язылып була. 13 декабрьгә кадәр генә бу!...
-
Әтнәдә таш җәйделәр
"Безнең урамга көз көне ( быел)Күәм авылы Муса Җәлил урамы шундый әйбәт итеп таш җәйделәр.Референдум үткәреп җыелган акчага.Ташны салдыруда авыл советы җитәкчесе Гатауллин Реваль башлап йөрде. Транспорт белән колхоз да ярдәм итте",- дип хәбәр итә безгә Күәм авылыннан Гөлназ Гатауллина.