6 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр ишеттегезме
Казандагы лицейда шартлаткыч табылмаган. Бүген иртән Казанның Совет районындагы 149 нчы лицейда сәер букча табылуы, укучыларның эвакуацияләнүе хакында хәбәр ителгән иде. Тревога урынсыз булып чыкты. Букчада шартлаткыч табылмаган. Исегезгә төшерәбез, әлеге белем йорты Совет районында - Чишмәле 5 адресы буенча урнашкан. Лицейда 945 укучы белем ала, 62 укытучы эшли, дип...
-
Әтнәлегә – 120 доллар
Агымдагы елны Татарстан 460 миллион доллар чит ил инвестицияләрен җәлеп итәргә җыена. Бу узган елгы күрсәткечтән 6 %ка күп. Бу хакта ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Бу республикада яшәүче һәр җан башына 120 доллардан туры килә.
-
Әтнәнең Мәңгәрләре җиңү өчен (тарих битләреннән)
"Социализм юлы"газетасы битләреннән. 31 август 1941 ел.2,3,4,5 бригада членнары урын-җыюда дисциплина һәм оешканлык белән эшлиләр.Алар арыш урагын вакытында тәмамлап ,бодай уру,көзге чәчүне төгәлләү алдында торалар.Хәзер игеннәрне эскертләү эше башланды.Бу эштә Галиев Һади,Сабиров Мәхмүт иптәшләр бик яхшы эш үрнәкләре күрсәтәләр,карт булуларына карамастан көнлек норманы 125% ка үтәп баралар.Колхозда ашлык сугу,дәүләткә икмәк...