8 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә кабат суыта
Бүген кич 0 градус, төнлә -1 градус салкын булуы көтелә. Кар явачак. Җил секундына 13м/с. Дымлылык терекөмеш баганасының 736 мм тәшкил итә. Иртәгә көндез -1, төнлә -2 градус салкын булачак. Аязучан болытлы һава. Юлларда бозлавык, сак булыгыз!
-
Әтнәдә мондый хәл була күрмәсен
Балалар бакчасында иртә белән уен мәйданчыгында өч яшьлек кызчык үлә. Ул таучыкка менәргә тырыша, әмма өстендәге җылы киемнәре аңа комачаулый. Максатына ирештем дигәндә генә аягы таеп китеп, кызчыкның башы баскыч аралыгына кысылып кала. Ә бу вакытта тәрбияче ... балалар верандасында телефонда уйный торган булган. Шуңа да ул кызның кысылып калганын...
-
Әтнәдә Сабантуе билгеле
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Казанда һәм республика районнарында Сабан туе уздыру көннәре турындагы указны имзалады. Милли бәйрәмебез район һәм шәһәрләрдә - 4-5 июньдә, Казанда - 9 июльдә үткәреләчәк. Бәйрәмне оештыру ТР Хөкүмәтенә йөкләнә. Милли бәйрәмдә актив катнашуларын сорап җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмә һәм оешмаларга тәкъдим белән...
-
“Нәрсә булды безгә?!.” –“ Әтнә таңы”
Элек көзләр елый иде. Хәзер кышлар елак. Ак күңелле кыш елауга Булмый икән чыдап... Ява тора, эри тора - Кар каралып ята. Алладамы?! Бәндәдәме?! Кемдә икән хата?!. Кара сөрем сарган җаннар Артык артып китеп, Табигатьме кешелеккә Яши гел үч итеп?!. Кыш битендә нигә һаман Җир карасы кибә?! Мин кар көтәм....
-
Әтнәләрдән – йокы әдәпләре
Кешенең табигате шулай корылган - кичтән ятып йоклагыз, куркыныч төшләр күреп саташмас өчен йөзтүбән яки чалкан түгел, ә уң ягыгызга ятыгыз. Йокы вакытын тәртипкә салыгыз, тугыз-ун сәгатьтән артык йокламагыз, ә иртән сәгать алтыда ук торыгыз. Йокыгыз туйганнан соң да иренеп, урын-җирдә аунап ятмагыз. Йоклаган вакытта өстегезгә берәр нәрсә ябынып йоклагыз,...
-
Әтнәләр икмәкне маңгай тире белән үстерә
Шәһәр балалары арасында икмәкне агачта үсә дип уйлаучылар булуга гаҗәпләнмәгез. Агачта да үсә ул.
-
Әтнә - бәхәссез лидер
8 декабрьгә Татарстанда бер баш сыердан тәүлегенә уртача 12,3 килограмм сөт савылды. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 0,73 килограмм тәшкил итте.
-
Әтнә кызы Миләүшәнең җаны авылында яши
Районыбызның Күшәр мәдәният йортында 13 нче декабрь көнне 18:00 сәгатьтә Күшәр кызы - "Болгар" радиосы хезмәткәре Миләүшә Насыйбуллина әдәбият елына йомгак, авылында яңа салынган мәдәният йортына бүләк ясап, авылдашларына, райондашларына "Авылымда яши җаным" дип исемләнгән шигырь кичәсе бүләк итә. Шигырь бәйрәменә Миләүшә иҗатташ дуслары Резеда, Рөстәм, Рисәнә, Азат, Вадим, Зөлфәт...
-
Әтнә кызы Рүзия – Бәрәскәдә
Күшәр кызы Рүзия Камаеваның "Күңел җырым дәва" дип исемләнгән иҗат кичәсе кичә, 7 декабрьдә, Түбән Бәрәскә авылында булды. "Әйбәт кенә үтеп китте, Казан сәхнәсендә чыгыш ясап, чирканчык алгач, Бәрәскә сәхнәсе алай куркытмады. Мине зурлап килүче һәркемгә, әлеге кичәне миңа бүләк итүчеләргә зур рәхмәт. Ходай сәламәтлектән аермасын үзләрен", - ди Күшәр...