15 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә бензин бәясе кими
Россиядә бензин бәясе түбән тәгәри. Чөнки нефть бәясе кими. "Коммерсант" әнә шулай дип хәбәр итә. Әйтүенчә, бу инде өченче атна шулай дәвам итә. Әмма аның 10 тиен тирәсе генә булуын истә тотсак, кимү дип әйтергә тел әйләнми. Шунда ук бензинга бәяләр төшүнең сәбәпләрен дә күрсәткән. Беренчедән, Brent маркалы нефть хәзер...
-
Әтнәдәге изге гамәл мине үзгәртте
Декабрь ае җитүгә күңел ниндер көтә, дулкынлану кичерә. Һәм юкка түгел, чөнки 1-10 декабрь аралыгында инвалидлар декадасы уза. Ә быелгысы, шәхсән минем очен, аеруча да истә калырлык булды. 9 декабрь кичендә Күшәр мәдәният йортында физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр хөрмәтенә гаҗәеп бай эчтәлекле әдәби музыкаль кичә булды. Ә авылдашым, шагыйрә...
-
Әтнә юллары тавышлы булырга мөмкин
Россиядә юлларны аерып торучы полоса һәм юл кырые чикләрендә махсус - тавышлы сызыклар барлыкка килергә мөмкин. Дәүләт Думасы депутаты әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Файдасы шул - транспорт йөртүче йокыга китеп, концентрацияне югалтса һөм машинаны каршы як полосага яки юл кырыена өстери башласа, тавышлы полоса ярдәмгә килә. Машина аның өстенә...
-
Туры юллы, иркен сулышлы Әтнәм
Районыбыз Татарстанның төньяк көнбатышында, республикабызның зур елгаларының берсе булган Ашытның урта агымы тирәсендә урнашкан. Үзенчәлекле ягы - тал тирәкле, зифа камышлы, тирә-якка илаһи гүзәллек, серлелек, яшәү көче бирүче сихри матур табигате. ТССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев имзасы куелган карар нигезендә Әтнә районы оешканга да 25 ел узган. Чагыштырмача күп...
-
Әтнәләр рәхмәт әйтә
Соң булса да, уң булсын Соңгы вакытта газетабыз битләрендә Күңгәр авыл җирлеге белән бәйле вакыйгаларга шактый урын бирелде. Бу хатымны җәй көне үк язарга ниятләп куйсам да, һич кенә дә вакыт табып яза алмадым. Түбән Шашы, Югары Шашы авылларыннан рәхмәт әйтеп язучыларның мәкаләләрен укыгач, бик оят булып китте. Иң күп...
-
Әтнәдә волейбол лигасы башланды
Волейбол буенча Әтнә Лигасы башланасы турында хәбәр иткән идек инде. Анда барысы 9 команда катнашырга теләк белдергән. Болар - Әтнә, Күңгәр 1, Күңгәр 2, Комыргуҗа, Күәм, Чишмәле Сап, Яңа Шашы, Дусым һәм техникум командалары. Узган ялларда беренче уеннар да булып үтте. « Шимбә көнне 19.00дә, якшәмбе көнне 12.00 дә волейбол...
-
Әтнәнең район башлыгы Гомәр Мәрдәновны юбилее белән котлады (видео)
-
Әтнә кызы Миләүшәнең иҗат кичәсендә Филүс Каһиров(видео)
-
Әтнәләр сак булыгыз, вирус!
Мошенниклар җинаятьнең яңа төрен уйлап тапканнар: Татарстан Прокуратурасы исеменнән вируслы хатлар тараталар. Бу хакта республика Прокуратурасыннан хәбәр итәләр. Прокуратура электрон почта аша @prokurorkazan.ru, @procrt.ru, @proc-rt.ru һәм башка шундый төр серверлардан хат таратулары хакында әйтә. Бүген Татарстан Прокуроры таләбе буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддәсе буенча эш ачылды.