21 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә җепшек көннәр башланды
Һава температурасы 20 градуска кадәр җитеп салкынайтканнан соң, алда торган көннәрдә Татарстанда, шул исәптән Әтнәдә дә кабат җылыта. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. 21-24 декабрьдә республикада урыны белән юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Томан төшү һәм юлларда бозлавык саклану ихтималы бар. Инде иртәгә...
-
Әтнәдә без кабызган утлар...
Әтием энергетик иде. 7-8 яшьләр тулуга, каникулларда ул мине үзе белән подстанциягә алып бара башлады. Ул чакта мине якындагы җиләк-җимеш бакчасы ныграк кызыксындыра иде. Тәэсире булмый калмагандыр, 1956 елда шушы подстанциядә хезмәт юлымны башладым. Аннан соң Әзербайҗан нефть Академиясенең энергетика факультетына укырга кердем. 1963 елда электр станцияләре инженеры белгечлеген алып,...
-
Әтнәләргә математиканы өйрәнәсе дә өйрәнәсе
Бердәм дәүләт имтиханына ничек кенә әзерләнмибез, укыйм дигән укучыга мөмкинлекләр җитәрлек, хәтта "Пробный ЕГЭ" дигәне дә бар. Күптән түгел районыбыз укучылары рус теле һәм математикадан әнә шундый сынау үттеләр. "Рус теленнән булган имтиханга Күңгәр, Күлле Киме мәктәпләре укучылары катнашмады, калган мәктәпләр катнашты. Нәтиҗәләр начар түгел, ә менә математика фәненнән барлык...
-
Әтнәдә ветеран коесы төзекләндерелде
Олы Әтнә авылының Сарман урамында урнашкан бу коены Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүли абый казыганга һәм үзе исәнендә карап торганга, безнең тирәләр "Дәүли коесы" дип атап йөртәләр аны. "Саклап, карап торсалар, су бик озакка җитәчәк. Тирәнлеге 7 метр, суы бик йомшак...", - дип гел әйтә иде урамыбызның аксакалы безнең белән...
-
Әтнәләр дә катнаша ала
Татарстанның Студентлар лигасы, "Вселенная успеха" инициатив төркеме "Ак Барс Созидание" Хәйрия фонды һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ярдәме белән Татарстанның балалар йортларында, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүче, ятим һәм әти-әни каравыннан мәхрүм калган балалар өчен "Син безнең белән!" дип исемләнгән хәйрия бәйгесе үткәрә. Балаларның иҗади сәләтен ачу һәм үстерү, яшь буында...
-
Әтнәдә юбилей кичәсе 23 декабрьдә була
Әтнәнең 25 еллыгына багышлап әзерләнгән кичәнең әйбәтлеге хакында язган идек. Аны хәтта Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та "Искиткеч", дип бәяләде. Ә Фатыйх Сәүбән улы "Бөтен республика халкына күрсәтергә кирәк бу тамашаны",- дип сокланган иде. Республика халкы бер хәл, үзебезнең район халкының күбесе дә күрә алмады юбилей кичәсен. Шуңа күрә...
-
Әтнә укучылары паспорт алды
Чара Паспорт тапшырылды «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексының актлар залында тантаналы рәвештә районыбызның 14 яше тулган 10 гражданына паспорт тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу чара соңгы елларда матур бер традициягә әверелеп, елның һәр кварталында уздырыла. Чараны башлап йөрүчеләре- федераль миграция хезмәтенең Әтнә бүлеге, Яшьләр эше, спорт һәм туризм ,мәдәният...
-
Әтнәдә Яңа ел чыршысын куйдылар
Чыршы Теләчедән кайта дип язган идек, мәгълүматны шулай биргәннәр иде. Алай булмады, бәйрәм чыршысын үзебезнең Ары урманыннан алып кайттылар. "Теләченекеннән ким түгел икән үзебезнеке дә дип уйладык. Шимбә көнне куйдык. Бәхетле ел килсен, халыкка шатлык бүләк итсен…", - диделәр алып кайтып, чыршыны бастырып куючылар. -Чыршының туган ягы, Ары ягыннан.Аңа 120...
-
Әтнәләр белдегезме
"Татар җыры-2015" лауреатлары: "Иң яхшы альбом" (ир-ат җырчылар арасында) номинациясе - Айрат Сафин "Сагындым авылымны" җыры белән "TMTV каналының махсус бүләге" - Чәчкә "Кайтуыңны кыр казы юрар" "Ел ачышы" - Илшат Сафин "Агыйдел буйлары" "Иң яхшы танцеваль проект" (хатын-кыз җырчылар) - Лилия Гыйматдинова "Син - минем җаным" "Иң популяр автор-башкаручы"...