23 декабрь 2015 яңалыклары
-
"Әтнә таңы"на Кыш бабай белән Кар кызы килде
"Әтнә таңы"на Кыш бабай белән Кар кызы килде Соңгы вакытта могҗизаларга бик ышанмый башлаган идек инде. Күңелләрне сүрәнләндереп яңгырлар ява башлады, ничек итеп Яңа ел турында уйламак кирәк. Менә шундый уйлар белән эшләп утырганда, "Кыш бабай килә!" дигән тавышка барыбыз да ишеккә ташландык. Ә анда чынлап та Кыш бабай белән...
-
Әтнәнең Яңа Әтнәсендә бик күңелле булачак
РТСта, ягъни Яңа Әтнәдә әледән-әле мәдәни яңалыклар оештыралар. Арыда да нәкъ шулай, хәер, бу хакта газетада еш язабыз. Яңа Әтнәдә якынлашучы Яңа елны каршылап "Ин матуры безнеке" исемле бәйге игьлан иткәннәр. Иң кызыгы шул - 27 гыйнвар көнне көндез Кыш Бабай үзе авыл буйлап сәяхәткә чыга икән. Кыскасы, аңлавымча галәмәт...
-
Әтнә халкын Мәүлид бәйрәме белән котлыйлар
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады. Мәүлид - бу дөньяга Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа салаллаһу гәләйхи-әссаләм килгән көн. Исламның иң гадел дин булуын изге Коръән аша ул җиткерде. Моның өчен мөселманнар ихлас рәхмәтле булырга, күп вакытларын гыйбадәт кылып үткәрергә тиешләр.
-
Арча-Әтнә хәрби комиссариатында – “Телемост”
Бүген Арча-Әтнә хәрби комиссариатында чираттагы "Телемост" узды. Ул Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә урнашкан 71432 нче хәрби часть белән оештырылды. Бу хәрби часть белән беренче телекүпер 2012 нче елның 27 декабрендә оештырылган иде, хәрби комиссар Алмаз Борһанов әйтүенчә, бу ул вакытта хыял иде. Һәм менә шушы хыялны беренче булып Арча-Әтнә хәрби...
-
Әтнә хуҗалыгы - җиңүче
Котлыйбыз! " Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыяте оештырган " Энергопартнер- 2015" бәйгесенең "Авыл хуҗалыгы җитештерүчесе" номинациясендә " Таң" күмәк хуҗалыгы җиңүче дип табылды. Хуҗалыкка оешма җитәкчесе Сөләйманов Рифнур Хәйдәр улы исеменнән " Рәхмәт хаты" һәм җиңүче Дипломы тапшырылды.
-
Әтнәдә эшләүчеләргә индексация булмый
Хәзер эшләүче пенсионерларга өстәмә социаль түләүләр булмый. Бу хакта Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Нәҗмиева хәбәр итте. 2016 елның 1 гыйнварыннан минималь пенсия күләме 7526 сум тәшкил итәчәк. Әгәр дә пенсия күләме моннан азрак булса, өстәмә түләнәчәк үзе. Бу турыда язып, аларга хатлар өләшенгән, инде күбесе Пенсия фонды бүлегенә...
-
Әтнәләр дә бәйрәм ялларын яратамы
10 көн дәвам итә торган Яңа ел ялларын өнәмәүчеләргә караганда, яратучылар күбрәк икән. Мәсәлән, быел гына да озын-озак каникулны хуплаучылар саны 4 процентка арткан. Россиялеләрнең 61 проценты ике атна диярлек дәвам иткән ял белән канәгать. Халыкның 19 проценты исә бәйрәм ялларын кыскарту яклы. Илебездә яшәүчеләрнең 15 проценты Яңа ел каникулларына...
-
Әтнәдә декабрьдә яңгыр ява
Декабрьдә яңгыр ява, Декабрьдә юеш кич. Мин бит инде бүрегемне Алып кигән идем ич... Декабрьдә яңгыр ява, Нигә яумый ап-ак кар?! Ахрысы, бу сәер кышта Яңгырга да урын бар. Декабрьдә яңгыр ява, Күлләвек - эзләремдә. Яңгырга карап җитәрлек Моңландым көзләремдә. Декабрьдә яңгыр ява, Әйдә, бәхеткә булсын! Утыз бере явар әле,...
-
Әтнәдә " Кыш бабай" призына көрәш бәйгесе уза
Бүген "Таң" күмәк хуҗалыгында Кыш бабай призына яшүсмерләр арасында татар- башкорт көрәше буенча бәйге үтә. Бирегәүзебезнекеләрдән тыш күрше Мари республикасыннан, шулай ук Арча, Яшел Үзән, Балтач, Биектау районнарыннан да командалар катнаша. Бәйге нәтиҗәләре белән бик тиздән таныша да алырсыз.
-
Әтнә халкы 2016 елның гыйнварында 10 көн ял итәчәк
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе һәм 1992 елның 19нчы февралендә дөнья күргән №1448-XII "Татарстан Республикасындагы бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан Республикасы Законының 1 маддәсе нигезендә 10 көн дәвамында ял итәбез. 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварлар - Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар - Раштуа...