29 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнә укытучылары Эрудитта көч сынашты
Район укытучылары да үзләрен "Эрудит" бәйгесендә сынап карадылар. Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов алдында кемнең сынатасы килсен - бар да тырышты! Фотолар белән танышыгыз.
-
Әтнәнең өлкән хәбәрчесе яза
Яңа ел мөбарәк булсын! Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2015 ел да узып бара. Аллага шөкер, тормышларыбыз матур: өйләребезгә газ-су кергән, утларыбыз якты, юлларыбызда асфальт җәелгән. Кибетләргә килеп керсәң, табыннар азык-төлектән сыгылып тора. Пенсияләребезне өебезгә китереп бирәләр. Без мондый тормышны күрмәгән өлкәннәргә, Аллага шөкер, Ходай Тәгалә күпсенмәсен. Тик телевизорны ачып карый...
-
Әтнә укучылары - эрудитлар
28 декабрь көнне мәктәп укучылары арасында бик күңелле "Эрудит" бәйгесе узды. Бу хакта газетада языла, хәзергә фотолары белән танышыгыз.
-
Әтнә юллары өчен "Платон" йөк булмасмы
Татарстанда "Платон" системасы төбәк юллары өчен өстәмә йөк булмагае дип шикләнәләр. Татарстан вәкилләре бу система буенча барган полемикага катнашмыйлар, шуңа карамастан моны һәрдаим күз куңында тоталар. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин шулай дип хәбәр иткән. "Әгәр дә ул юллар буенча түләтсәләр, йәк машиналары төбәк һәм җирле юлларга күчәләр. Ә алары...
-
Әтнә районы башлыгы Россия Федерациясенең олы бүләгенә лаек булды
Районыбыз, республикабыз халкына сөенечле хәбәр җиткерәбез. Россия Президенты В.В. Путинның 2015 елның 22 декабрендә дөнья күргән 649нчыУказы нигезендә районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов "За заслуги перед Отечеством 4 степени"ордены белән бүләкләнде. Әлеге олы бүләк Габделәхәт Гыйлемхан улына озак еллар Россия, Татарстан халкына фидакарь хезмәт иткәне, нәтиҗәле эшләп, авыл хуҗалыгының...
-
Әтнәдә Кыш бабайлар парады узды(фоторепортаж)
-
Әтнәдә салкыннар көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республика районнарында бераз кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә күпчелек районнарда 7-11 градус кадәр салкын булачак. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында аязган вакытта 13-15 градуска кадәр салкынайта....
-
Әтнәләр Арча радиосы үткәргән бәйге җиңүчеләре
"ТРКАРЧА.РУ сайтында барган «Үзенчәлекле сыннар» конкурсына 25 декабрьдә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә Әтнәдән Гөлфия Халитова һәм Гөлүсә Гатиятуллиналар җиңүче дип табылды. 26 декабрьдә аларны Арча үзәк стадионында узган чыршы ачу тантанасында бүләкләдек. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез!" - дип хәбәр итте хәбәрчебез, Арча радиосы дикторы Мөнир Шакиров.