8 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр игътибар итегез
Үткән тәүлек эчендә генә башкалабыз Казанда 156 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның дүртесе нәтиҗәсендә 5 кешегә зыян килгән. Аларның икесе - җәяүлене бәрдерү һәм икесе- машиналар бәрелешү. Зыян күрүчеләр төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләрнең берсе буларак бала зыян күрүе бигрәк тә аяныч. Казан шәһәре ЮХИДИ хезмәте мәгълүматлары буенча, үткән тәүлектә...
-
Әтнәле Азат Хәкимҗановтан шигьри сәлам
*Кышкы хисләр***** Серледер ул,уйнап кар бертеге, Бөтерелеп кунса иңнәргә... Матурлыгын мөмкин түгелдер ул, Башка фасыл белән тиңләргә... Ап-ак дөнья,ап-ак хисләр кебек, Энҗе булып яна күзләрдә... Кылыган барлык гамәл кала кебек, Атлап барган безнең эзләрдә... Сафлылыгы ап-ак яуган карның, Ак өметләр өсти күңелгә... Шул өметләр бирми яшәүемнең, Шәмнәренә җилдә сүнергә... Серледер...
-
Әтнәдә яңа елдан яңа законнар
Яңа ел белән бергә, гадәттә, яңа законнар-кагыйдәләр гамәлгә керә. Менә аларның кайберләре. 2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак. Ташлама нибары өч атна вакыт эчендә генә гамәлдә була. «Штраф хатлары»...
-
Әтнәдә - "Язын бозлар акканда"
Узган ел театрыбызда матур юбилейлар чоры булып хәтердә калды. Әтнә дәүләт драма театрында хезмәт куючы яраткан артистларыбыз Таһир Фәйзрахманов, Сылу Бәйрәмова гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан 9 гыйнварда театрыбыз сәхнәсендә - З.Хәкимнең "Язын бозлар акканда" спектакле була. Шәп булачак, җырлары гына ни тора, ә артистларыбызны бүләкләүне дә искә алсак......
-
Әтнә журналисты төньяк боланнарын күреп кайтты
Елның ахыры һәм баштагы ункөнлеге әкияти дөнья белән бәйле кебек. Күңел ничә яшьтә булса да, могҗиза көтә. Менә шундый могҗизаларга бай калада булып кайттым әле мин. Күз алдына китерергә тырышыгыз, мин сурәтләп карыйм. ...Шәһәр урамы, ерактан балкып, җем-җем итеп троллейбус килә. Сокланып карап китерәсең һәм авызыңңы ачкан көйгә, чөнки Кар...
-
Әтнәләр ишеттегезме
Машина йөртү таныклыгы булмаган 17 яшьлек кыз каршы як полосага чыгып икенче машина белән бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте Лениногорск районындагы "Ялтау" дуңгызчылык комплексы тирәсендә булган. Авариянең сәбәпчесе булган кыз һәм аның пассажиры - аңа руль артына утырырга рөхсәт иткән машина хуҗасы - шунда ук һәлак булган. Икенче автомобильдәге кешеләр исән.Интертат.ру.
-
Әтнә чыршысы өчен тавыш бирик
Татарстанда республика районнары арасында иң матур бизәлгән чыршыны интернетта тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Тавыш бирү өчен, http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm сылтамасы буенча кереп, тәкъдим ителгән исемлектән Татарстанның берәр муниципаль районын (яки шәһәр округын) сайларга кирәк. Алга таба үзегез яши торган райондагы үзәк чыршыга 5 баллы система буенча тавыш бирү зарур. Шулай ук...
-
Әтнәленең җан ачысы
Җан ачысы. Халыкның ,бигрәк тә без,өлкән яшьтәгеләрнең ,ил,дөнья хәлләре белән кызыксынуыбыз табигый.Төрле каналлардан "Сегодня","Вести","Новости","Время"һ.б. тапшыруларны көтеп алабыз.ТНВ каналыннан бирелә торган соңгы хәбәрләрне ике телдә дә,иртән дә,кич тә карыйбыз .Анда республикабызның сәнәгать өлкәсендә Рәсәйдә әйдәп баручы төбәк булуын,читтән инвестицияләр җәлеп итәргә сәләтле булуын,төрле яңа заводлар ачылуын,төзелеп ятуын,Казанда еш кына Европа,дөнья күләмендә...
-
Әтнәдә атна ахырына җылыта
Бәйрәм көннәре респрубликада аеруча салкын булып истә калды. Һава температурасы 20 градус һәм аннан да югырырак булган төннәр дә булмады түгел. Атна ахырына исә кабат җылы һава торышы күзәтеләчәк. 9 гыйнварда 3 градус салкынга калса, 10 гыйнвар көнне температура 0 градус булыр дип көтелә.