9 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәләрне быел аномаль эссе җәй көтә
2016 елда аномаль эссе җәй көтелә Россиянең гидрометеорология үзәге галимнәре 2016 елның җәен аномаль эссе булачак дип фаразлый. Синоптиклар экватордан төньякка таба җылы һава массаларына «юлыкканнар». Әлеге күренешне галимнәр Россия климатына хас булмаган дип саный. Әлеге җылынуның сәбәбен климотологлар исә атмосфера катламында углекислый газның артуы белән аңлата. http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/12722-2016-elda-anomal-esse-%D2%97%D3%99y-k%D3%A9tel%D3%99.html
-
Дөнья белән бәйли "Әтнә таңы"
"Әтнә таңы"на Яңа Җөлби авылы халкының рәхмәтен җиткерәсем килә. Ничә еллар юлсыз интегәбез, балалар җәфа чигә, бәләкәйләре үсеп килә, басу ерып йөрү бер дә җиңел түгел. Шул хакта язган идем, сез җиренә җиткереп язып, газетага бастыгыз. Күп тә узмады, "2016 елда юллы булачаксыз", дип җитәкчеләрнең җавабын да бирдегез. Юллы булган...
-
Әтнәләр умач пешерергә өйрәнә
Умач әзерләү рецепты 1 өлешкә: 35-40 г он, 30-35 г шулпа яисә су, кирәгенчә тоз. Умач уу өчен табакка иләп он салалар да уртасын чокырлыйлар, аннары азлап-азлап кына тозлы шулпа яисә су салып яхшылап болгаталар һәм вак кына борчак кадәр төерләр ясалганчы, камырны он белән уып торалар. Суны токмач, чумар...
-
"Әтнә таңы"н сагындым...
Шулай ди газетабызны ничә еллар ( төгәл елын үзе дә белми, Арча районы вакытында чыкканын да кушып саный ул ) укучы Мәдинә апа. Олы Әтнә авылында шәхси эшмәкәрдә сатучы булып эшли ул. Очраклы гына кибеткә кергән идем, ә Мәдинә апа язып утыра, мине күрде дә: - "Әтнә таңы"на язып утыра...
-
Әтнә ветераннарына – Яңа ел “бүләк”ләре
Өегездә генә утырыгыз! Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы депутатлары, алардан соң ил гражданнарының Конституция белән расланган хокуклары гаранты булган Президент В.Путин да эшләп йөрүче пенсионерларга әнә шулай дип боерды. Ягъни нәкъ менә эшләп йөргән өчен 2016 елда аларның пенсияләре артмаячак - индексация ясалмаячак. 5-2 Билгеле булганча, соңгы елларда ел саен февраль,...
-
6 кеше гомерен алган янгын... әтнәләр сакланыгыз!
Лениногорск районында Иске Кувак авылында 8 гыйнвардан 9гыйнварга каршы төндә, төнге сәгать бердә 8 кеше яшәгән гаилә торган йортта янгын чыга. Кызганычка каршы, әлеге янгын 6 кеше гомерен алып китә. Янгыннан чыккан әти кеше хәзерге вакытта реанимациядә, ә әбисендә йоклаган 7 яшьлек бала исән кала. 27 яшьлек әни кеше, 10,6,...
-
Әтнәнең Сарман урамы бәйрәме
Кем Яңа елны ничек каршылый инде, безнең Сарман урамы дүртенче ел Яңа елны каршы алып, Путинның котлавын тыңлауга урамга ашыга, бәйрәмнең чираттагысы урамдагы өстәл артында- бәлеш ашап, уйнап-көлеп дәвам иттерелә. Ничек кенә суык булса да, без- урамда. Бергә булганда суык сизеләмени ул. Алдан әзерлек эшләре бара билгеле. Узган ел күршебез...
-
Әтнәләр боз астында балык тота...
Ашыт елгасы балыкчылар белән тулганын хәбәр иткән идек инде. Тик сак булыгыз, дип кисәтәсебез килә. Көннәр җылытуга бара, боз астына китә күрмәгез, 6 нчы гыйнвар көнне Кама елгасында Нефтебаза һәм Бәтке бистәләре тирәсендә балыкчының боз астына китүе турында мәгъүматны ишеткәнсездер инде. Балыкчы бәхетенә, коткаручылар вакытында килеп җитешә һәм шунда ук...