17 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Зона киңәшмәсендә Әтнәләр дә катнашты
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов 15 гыйнварда Арчада 9 районның ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, дәүләт ветеринария инспекторлары, ветеринария экспертлары белән киңәшмә үткәрде. Ул соңыннан ветеринария экспертларына яңа келәймәләр тапшырды. Зона киңәшмәсендә Әтнә ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Һашимов белән ветеринария санитариясе эксперты Лена Йосыпова да катнашты.
-
Әнисен һәм туганнарын югалткан баланы үз әтисе тәрбияләячәк
9 гыйнвар төнендә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгында әнисен һәм 5 туганын югалткан малай үз әтисенә тәрбиягә бирелгән.Әлеге яңалыкны Татарстанның бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина җиткергән. «Без уйлаганча, әтисе табылды. Бу мәсьәләдә бернинди дә проблема тумады - ул һәрвакыт алимент түләп барган, имин тормыш алып бара, - дигән...
-
Әтнәләр ишеттегезме: бер төндә 30 мәет
Йә, Ходам: бер төндә 30 мәет Алар арасында бер сабый да бар. Россия ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматы буенча 16 гыйнвар көнне илебез юлларында 357 транспорт-юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 30 кешенең гомере өзелгән. Бер сабый үлгән. 40 ка якын бала төрле тән җәрәхәтләре алган.
-
Әтнәләр язга күп калмады
Вакыт бик тиз уза, инде гыйнварның яртысы үтеп тә китте. Кайбер тынгысыз хуҗабикәләр инде бакчаларына нинди яшелчәләр утырту турында план кора башлагандыр. Тиздән йортларның тәрәзә төпләре яшеллеккә күмелер: помидор, баллы борыч кәлшәләре үсеп чыгар. Чәчүлек орлыкларга бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки начар орлыктан югары уңыш алып булмый. Аларны орлык сата...
-
Рөстәм Миңнеханов: "Гаиләдә кечкенә балалар булганда, без берничек тә газны сүндереп куя алмыйбыз"-"Әтнә таңы"
Рөстәм Миңнеханов: "Гаиләдә кечкенә балалар булганда, без берничек тә газны сүндереп куя алмыйбыз" Лениногорскидагы янгыннан соң, республика киңәшмәсе узды. Анда социаль рискта булган гражданнар белән эш алып бару турыннда сөйләштеләр. Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Татарстан Президенты карары белән, күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр...
-
Әтнәленең җырланмаган җыры калды
Әкрен генә җиргә таң нурлары иңә. Авылдан шактый еракта колхоз фермасының җәйге лаагере урнашкан. Таң кояшы чыкканда савымчылар шунда килеп җитәләр. Араларында яшь, чая кыз Зәлия дә эшли. Талант белән моң тик тора аламени? Иреккә чыгарга омтыла шул, иртәнге таң матурлыгына сокланып, Зәлия җыр суза. Моңлы җыр тавышы авылга ишетелеп...