20 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнә кызы Алсу Хәбибуллина – ТРның атказанган артисты
Күбегез әле ишетмәгәндер дә, Олы Әтнә авылында туып үскән, "Яраларга кагылмаска иде" җыры белән танылган, Әтнәбез турында күп җырлар җырлаучы Алсу Рафаэль кызы Хәбибуллинага - Казан дәүләт мәдәният институтының Соло җыр кафедрасы өлкән укытучысына "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеме бирелде. Котлыйбыз сине, Алсу! Әтнәләр синен өчен бик шат! Яңадан яңа...
-
Референдум Олы Әтнәдә дә үтәчәк
Яңалык Референдум Олы Әтнәдә дә үтәчәк Һәм Олы Әтнә авыл җирлегендә әлегә кадәр кузгатып булмаган зур эшләрне башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Бары тик әлеге чарага катнашуыбыз гына сорала. Сүрия МИНГАТИНА Район үзәге булган Олы Әтнәдә яңа зират булдыру, "Акый" һәм "Кизләү" чишмәләренә өр-яңадан капиталь ремонт үткәреп, суын чистарту, парк урынында балалар...
-
Әтнәләр аны яхшы хәтерли
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев гомер бәйрәмен - 79 яшьлек билгеләп үтә.1937 елда Актаныш районы Әнәк авылында дөньяга киләгән Минтимер Шәрип улы Шәймиев, белүебезчә, хезмәт юлын 1959 елны Мөслим районы ремонт-техника станциясендә өлкән инженер буларак башлап җибәрә....
-
Дөньда иң чиста сулы күл - “Әтнә таңы”
Дөньяның әле цивилизация кагылмаган почмакларында иң чиста сулыкларга тап булырга мөмкин. Аларның берсе - Зәңгәр күл (Голубое озеро). Ул хаклы рәвештә дөньда иң чиста сулык исемен йөртә. Моны галимнәр раслаганнар. Күлнең төбен 80 метр тирәнлеккә кадәр күрергә була. Кояш нурында ул фиолет төсенә керә. Ә үзе таудан агып төшкән сулар...
-
Әтнәлеләрнең борыннарына чиерткәннәр
Күпме аласың, авыл?! Моннан берничә ел элек безнең авылга фермада эшләргә, көтү көтәргә күрше Мари Иле Республикасыннан авыл кешеләре килеп яллана иде. Ул чакта әле бездә хуҗалык нык: вакытында хезмәт хакын түли, түләнгән акча чагыштырмача ярыйсы гына иде. Ә марилар бөтенләй үзләрендә авыл хуҗалыгын таркатып бетергәннәр: эш юк, эшләмәгәч, түләүче...
-
Әтнәдә дә җитәкчеләр һава торышына карарга тиешләр
Оешма җитәкчеләре һава торышы көйсезләнү аркасында эшкә соңга калучылар, дисциплинар тәртип бозучыларга штраф салмасыннар! Россиянең Хезмәт министрлыгы әнә шундый фикер белдерде. Эш бирүче соңга калу сәбәпләренә, шул исәптән һава торышына да күз салырга тиеш. Ә хезмәттәге штрафлар Россиядә бөтенләй дә рөхсәт ителми. РФ Хезмәт кодексының 192 маддәсендә "дисциплинарное взыскание"нең төгәл...
-
Әтнәләр бар да катнаша
Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рита Садриевадан алган хәбәрләргә караганда, экология һәм космоска багышланган "Йолдызлык-2016" исемле XVII Бөтенроссия олимпиадасы дәвам итә. Биредә үзәкнең барлык түгәрәкләре диярлек катнаша, дүшәмбе көнне 16 эшне конкурс комиссиясенә илтәләр. Берничә эш үз эченә космонавтика темасын алса, күбесе - "Минем туган җирем" тематикасын колачлый.
-
Әтнә Үзәк больницасына барыгыз
Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, Татарстанда грипп белән авыручыларның берсе дә вакцинация ясатмаган. Республикада 11-17 гыйнвар көннәрне кискен респиратор вируслы инфекцияле 12 мең 802 очрак теркәлгән. Шул исәптән өч А грипплы (Н1N1) теркәлгән. Кызганычка каршы берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган. Узган атнада 2 кеше грипп белән авырган. 2015 елны гриппка...