1 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә социаль түләүләр арта
Россиядә 1 февральдән социаль түләүләр 7 %ка артты.
-
Әтнәдә җылы һава торышы саклана
Казанда 1938 елгы температура рекорды яңарды. Бу хакта республика метеоүзәге хәбәр итә. Казан-Әтнә арасын чамалаган хәлдә, моның безгә дә йогынты ясаячаклыгы бәхәссез. 1938 елда бу көнне 2,3 градус җылылык теркәлгән булса, кичә ул 0,3 градуска күбрәк - 2,6 градус булган. Шул ук вакытта Россия Федерациясе гидрометцентры февральдә аномаль җылы һава...
-
"Әтнә таңы" яңа бәйге игълан итә
"Әтнә таңы" бәйге игълан итә "Хәтерлим мин гүзәл мизгелне" Аяусыз бер хакыйкать бар: мәхәббәт кешенең үзеннән сорап килми, сорап китми, ул - ихтыярдан өстен көч. Һәм аны кичермәгән, татымаган да юк. Бер генә аермасы бар, кемнеңдер мәхәббәте җаваплы, ә кемнекедер җавапсыз булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын мәхәббәт мәхәббәт инде... ул...
-
Татарстанда укучы балалар кар тозагына эләккән - "Әтнә таңы"
Татарстанда укучы балалар кар тозагына эләккән. Әлеге хәл Тәтеш районы Алабирде авылы янында булган. Мәктәп автобусы кар көртенә эләгеп, батып калганнан соң, автобус йөртүче коткаручыларны чакырткан. Автобуста дүрт укучы һәм йөртүче булган. Аларны туңудан һәм "кар тозагы"ннан шул тирәдә генә булган юл хезмәткәрләре коткарган.
-
“Әтнә таңы”нда күп чыкты андый фотолар
Бүгенге көндә дөньяда иң кыйммәт фотография 6,5 млн. 10 цент тора. Бу фото дөрестән дә бик серле чыккан. Ә менә 1 млн. долларга бәрәңге фотографиясен сатып алулары бик сәер тоела. Фотографы - ирландияле Кевин Абоша. Без газетада бәрәңгеләрнең төрлесен, көрәк белән казыганын да, чиләктәгесен дә, җирдәгесен дә күп бирдек. Теге...
-
Сирәк очрый торган хайван - “Әтнә таңы”
Танзаниядә бик тә сирәк очрый торган ак жирафны күргәннәр һәм фотога төшергәннәр. Дөрес, ул - альбинос түгел, монда биологик үзенчәлек гаепле. Жирафның тән күзәнәкләре пигментлар ясап чыгармый, ул шуңа күрә ак төстә. Размерына күрә, жираф баласы инде куркыныч чорны узган дип санарга була. Хәзер аңа 15 ай, ул башка жирафлар...
-
Әтнәнең дүрт хуҗалыгы өлеше - 61 процент
1 февральгә район күмәк хуҗалыклары 145732 тонна тулай савым алуга ирештеләр.
-
Әтнәләр юлга чыкмагыз
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә 1 февральдә олы юлга чыкмаска киңәш итә. Республикага буран якынлаша. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 1 февральдә, буран һәм көчле җил булачак. Көчәйгән вакытта җилнең секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан...
-
Әтнәнең Күңгәр мәктәбе - беренче
Укучылар арасында спартакиада кысаларында " Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында егетләр арасында волейбол ярышлары булып узды. Анда 12 команда катнашты. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә : беренче урында - Күңгәр мәктәбе, икенчедә - Олы Мәңгәр, өченчедә- Күәм һәм дүртенчедә Комыргуҗа командалары.