4 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнә авыл хуҗалыгы белгечләре " Башваткыч" та катнашты
Бер төркем әтнәлеләр ТНВ каналының " Башваткыч" тапшыруында катнашып кайттылар.Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Фәридә Хасанова, " Тукай" күмәк хуҗалыгыннан Айрат Галимҗанов һәм Ленин исемендәге нәсел заводыннан Роберт Хәкимов уңышлы гына чыгыш ясадылар. Алар катнашындагы " Башваткыч" тапшыруының чираттагы чыгарылышын 27 февраль көнне ТНВ каналында карый аласыз.
-
Әтнә районында бу минутларда йорт яна
Яңа Шашы авылында бу минутларда шәхси хуҗалык йорты яна. Ялгыз ир яшәгән йорт. Хуҗасы исерек килеш газ плитәсен кабызып, ашарга әзерләмәкче була. Җыена билгеле, тик ... йоклап китә. Кызганычка каршы, янгын чыга. Хуҗа үзе исән, өй яна. Янгын булган урында янгын сүндерү машиналары, янгын сүндерүчеләр эшли.
-
Әтнәләр ишеттегезме: коточкыч һәлакәт, ире үлгән, хатыны вакытсыз бала тапкан
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 3 февральдә, 17 сәгатьләр тирәсендә Казан-Оренбург юлында - Яңа Чишмә районы биләмәсендә булган. Казан ягыннан килүче "Лада Калина" автомобиле юеш асфальтта куркынычсыз тизлекне арттырып җибәрә һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, Оренбург ягыннан килүче "Рено" йөк машинасына бәрелә. "Лада-Калина" белән 37 яшьлек ир-ат - Казан кешесе идарә...
-
Әтнә китапханәчеләре өлкәннәрне өйрәтә
Бүгенге көнне заман техникасы- компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләр аның серенә тиз төшенә. Ә менә өлкән яшьтәгеләргә нишләргә соң? "Китап укучы апаларыбыз да "Компьютерда эшли белсәк, өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләрне түләр идек, интернет, скайп аша туганнарыбыз белән аралашыр идек",-дип үзләренең моң-зарларын безнең белән уртаклашалар. Менә шул...
-
Әтнәдә дә спортны үз итәләр
Татарстан Республикасында спорт белән өзлексез рәвештә 40 процентлап халык шөгыльләнә. Бу хакта Татарстанның яшьләр эше һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. Шунысы факт, республикада 10 мең спорт корылмасы, 44 стадион, 2 мең спорт залы, 184 бассейн, 40 ябык боз шугалагы эшли. Әтнәдә дә спорт белән шөгыльләнүчеләр аз түгел. Процентын...
-
Әтнәдә " Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесенең беренче этабы башланды(фотолар)
Балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында «Ел тәрбиячесе - 2016" республика бәйгесенең район этабы башланып китте. Быелгы бәйге балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү белән бәйле. Ел саен уза торган мондый бәйге тәрбиячеләр арасында иң- иңнәрен ачыклауны күздә тота. Үз чиратында без дә газета битләрендә бәйге барышы, чараларның эчтәлеге, тәрбиячеләрнең осталыгы турында яктыртып...
-
Әтнәдә иң озын гомерле китапны эзлиләр
Иң олысына - бүләк Әтнә үзәк китапханәсе кызыклы, файдалы һәм бик мәгънәле бәйге игълан итте. «Һәркайсыгызның өендә яраткан китаплардан торган шәхси китапханәсе бардыр. Бүген үк андагы китапларны карап чыгып, иң озын гомерлесен билгеләгез. Алар турында безгә дә язырга онытмагыз», - диләр алар. Ә соңыннан, иң озын гомерле китап иясен бүләклиләр....
-
Әтнәләр ишеттегезме бишенче класс укучысы үз-үзенә кул салган
Әлеге хәл Мәскәүдә була. Бүгенге көндә 11 яшьлек малайны шул хәлгә җиткергән әти кешегә карата җинаять эше кузгатылган. 2016 елның 1 февралендә укучы 8 катлы йортның тәрәзәсеннән сикерә. Баланы авыр тән җәрәхәтләре белән больницага китерәләр. Аның хәле авыр дип билгеләнә. Фаҗига булыр алдыннан 11 яшьлек малай әтисе белән ачуланыша. Ачуланушының...
-
Дөньядагы иң яшь әни вафат - "Әтнә таңы"
Перуда дөньядагы иң яшь әни вафат булган. Лина Мединага әни булган вакытта бары бишь яшь кенә була. Бу вакыйга бүгенге көндә дә табибларны аптырашта калдыра. Бу хәл 1939 елда була. Биш яшьлек әни сау-сәламәт малай таба. Әлеге малай башкалар кебек тормыш белән яши. Үз яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый. Лина...