5 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә каз-үрдәк өчен дә субсидия биреләчәк
Сыер белән кәҗә асраучыларга субсидия биргәнгә ияләнеп килә идек инде. Тавык-чебеш, каз-үрдәк турында сөйли башладылар. Менә сиңа мә... субсидия биреләчәк, диләр. Быел каз, үрдәк бәбкәләре, күркә, бройлер чебиләре алган кешеләргә тоткан чыгымнарның бер өлеше кире кайтарылачак. Шунысын истә калдырыгыз: субсидия инкубатордан алган, 7 тәүлеккә кадәрге яшь чебешләр өчен биреләчәк. Сатып...
-
Әтнәдә кышкы манзара
Кышның соңгы ае да узып бара. Быел кыш әллә ничегрәк, бер караганда җебетә, яңгырлары, җепшек карлары күренсә, икенче көнне шартлаган суык. Кисәк буран котыра, кояш та каядыр качып йөри. Уйлап утырам да, хәйран калам: кешелек җәмгыяте белән табигать бер-берсенә шулкадәр тәңгәл килгән ки, без табигать балалары, дип юкка гына әйтмиләрдер....
-
Әтнәдә дә булдырырлар әле...
Казанда составында ртуть булган лампаларны җыю пунктлары ачылды. Сафтан чыккан мондый лампаларны шәһәрнең 10 пунктында тапшырып була.
-
Әтнәдә үзеңне шахматта сынарга була
Район ветераннар советы өлкән яшьтәгеләр арасында төрле чараларны еш уздыра. Чиратта - шахмат ярышы. 10 февраль көнне сәгать 10.00дә «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгендә үтәсе ярышка теләге булган өлкән яшьтәге һәркем катнаша ала. Җиңүчеләр район данын республикакүләм яклаячаклар.
-
Әтнә районы Күңгәр мәктәбе – беренче!
Укучы егетләр арасында волейбол ярышлары булып узды. Спартакиада кысаларында «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгендә үткән ярышларда 12 мәктәп командасы катнашты. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә: беренче урында - Күңгәр мәктәбе, икенчедә - Олы Мәңгәр, өченчедә - Күәм һәм дүртенчедә - Комыргуҗа командалары.
-
Әтнәдә уҗымның сакланышлары әйбәт
Күмәк хуҗалыклар яңа орлыкларның хәстәрен көздән үк күреп, кирәгенчә алып куйганнар иде. Аларны тикшерү нәтиҗәләре яхшы дип табылды. Тиздән, 15 февраль көнне ул орлыкларның тишелешен тикшерәләр. Шул ук вакытта хуҗалыклардагы уҗымнар халәте дә күз уңында була. Бу юлы барысын да тикшерергә планлаштыралар. Гыйнвар ае уртасында сайлап алу рәвешендә берничә хуҗалыктан...
-
Әтнәдә референдумга әзерлек эшләре башланды
Алдан хәбәр иткәнебезчә, 2016 елның 28 февралендә Олы Әтнә авыл җирлеген төзекләндерү, тагын да матурлау, уңайлыклар тудыру максатын күз алдында тотып, реферерендум уздырылачак. Сүрия МИНГАТИНА Районыбыз үзәгендәге ике чишмәнең төзекләндереләчәген, балалар мәйданчыгы эшләнәчәген, яңа зират булдырылачагын язган идем. Төрле фикерләр ишетергә туры килде: "Нәрсәгә кирәк?", "Тагын халык җилкәсенә төшәчәк икән,...
-
Әтнә судьясы узган елны үзгәрешләр кичердек дип саный
"Гадәттә, яңа елга үзгәрешләр белән аяк басабыз. Район суды да үзгәрешләр кичерде кебек. Аннан соң, беләсе килә: ел дәвамында күпме җинаять, гражданлык һәм административ эше каралды икән? Шул хакта яза алмассызмы?" Редакциягә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу хакта судья Гүзәлия Фатыйх кызы Мөхәмәтҗановадан сораштык. - 2015 елда шактый...
-
Әтнәләр, Вәсилә бәетен укыгыз!
ҖЫРЛАМАГЫЗ ӘЛЕ ҖЫРЫМНЫ... ( мәрхүмә Вәсилә бәете) автор Ирек Габдрахманов Җырламагыз әле шул җырымны, Үзәгемне минем өзмәгез! Кара гүрдә берни күрми ятам- Җаннарымны берүк телмәгез! Әткәй-әнкәй иртә ташлап китте, Ятимлектә безне калдырып! Сеңлем белән татып газапларын, Язмыш утларында яндырып! Газиз сеңлемне дә аямады, Ачы язмыш салды гүрләргә! Төннәр буе елап...