12 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнәнең Гөлүсәсе дә курыккан
Мәктәбебездә әледән-әле очрашулар булып тора. Төрле елларда мәктәбебезне тәмамлаучылар белән очрашу узганга да әле озак вакыт үтмәде. Хәер, ул хакта сабакташыбыз Рәзиләнең язмасы газетабызда басылып чыкты инде. Әлеге кичәнең оештыручылары буларак без, 11 нче сыйныф укучылары, мәкаләдәге кайбер фикерләр белән бик үк килешеп бетмәсәк тә, үпкәләмәдек үзе. Ул бит аның...
-
“Языл һәм iPad от!”бәйгесе җиңүчеләре арасында Әтнә ир-егете дә бар!
12 февраль көнне сәгать 10.00дә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте акция кысаларында бүләкләр уйнатуны планлаштыра, дип газетабызның алдагы санында хәбәр иткән идек. Бүген АО "ТАТМЕДИА" да чакырылган матбугат вәкилләреннән төзелгән комиссия һәм бәйгегә катнашы булмаган күзәтүчеләр каршында бәйгегә нәиҗә ясалды. "Языл һәм iPad от!" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2015 елның 1 ноябреннән...
-
Әтнәләр Зәйдә бил алыша
Зәй районында көрәш буенча Муса Җәлил призына Татарстан беренчелеге уза. 18 яшьтән югары көрәшчеләр арасында әтнәләр дә бар. Ярыш ике көн дәвам итә. Әтнә көрәшчеләре Зәй роайонына барып урнаштылар инде. 10сы да ярышка уздылар. Аларга бары тик уңышлар гына телисе кала. Җиңүләр белән кайтырга насыйп булсын.
-
Хезмәттәшебез Нурия Зөфәр кызы Фәйзрахманованың 12 февраль көнне 50 яшьлек юбилее!
Бүген синең олы юбилеең - 50 яшь тулган көнең. Иртәгедән салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чорга аяк басасың. Халыкта "Көзләрнең җимеше татлырак", дигән әйтем бар. Бу чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә синең кебек кайгыртучан, акны карадан аера...
-
Әтнәләргә штраф салынган
Гыйнвар аенда федераль миграция хезмәтенең Әтнә бүлеге тарафыннан 39 паспорт бирелгән, җидесе - 14 яшьлекләргә; 32 кеше пропискага кергән, уникесе - яңа туучылаар; 10 кеше вакытлыча пропискага кергән, 29 кеше пропискадан төшкән, бишесе үлгән. Паспорт кагыйдәләрен бозучы 6 кешегә протокол төзелеп, 12 мең сум штраф түләткәннәр. Кайткан 4 чит ил...
-
Әтнә табибларының эше “Канәгатьләнерлек”. Таләпләр каты...
Сәламәтлек Әтнә табибларының эше "Канәгатьләнерлек". Таләпләр каты... Чәршәмбе көнне район үзәк больницасының актлар залында районыбызның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре 2015 елгы эшләренә нәтиҗә ясап, 2016 елга максат куйдылар. Һәм ул район халкының сәламәтлеген яхшырту, үлемне киметү белән бәйле. Гадәттәгечә еллык эшләренә нәтиҗә ясадылар алар. Үзләре генә дә түгел, бергәләп, шатлык-борчуларны уртага...
-
Әтнәләр дә алыштыра
Россиялеләрне ОСАГО полисларын алыштырырга мәҗбүр итмәкчеләр. Россия автоиминиятчеләр союзы шулай итеп ялган полислардан котылу юлын эзли. Бер үк вакытта акча кебек үк ялганнардан саклану дәрәҗәсе көчлерәк булачак. Моның өчен Гознак белгечләрен дә чакырырга планлаштыралар. 2016 елның 1 июленә бар полислар да алыштырылырга тиеш икән. Шунысы куанычлы, транспорт ияләре артык акча...
-
Әтнәләр соңрак аулый
Татарстанда язгы ау чоры күчерелә. Бу үзгәреш ауланасы хайваннарның уңышлы үрчүе өчен кирәк. Ау чоры апрельнең өченче шимбәсеннән дүртенче шимбәгә күчерелә.