19 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә дуңгыз гриппы белэн авыручылар арта
- Бүген, 19 февральгә, Әтнәдә дуңгыз гриппы белән авыручылар саны 5 кә җитте. Бишесе дә олы яшьтәге кешеләр. Бишесе дө табиблар күзәтүе астында. ОРВИ белән чирләүчеләр артык күп түгел, шул 60-65 аралыгында тирбәлә. Мәктәпләр дә, балалар бакчалары да күзәтү астында, - ди табиб эпидемиолог Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова. Саклану чаралары...
-
Әтнәләр 27 февральдә карагыз
"ТНВ" каналында барган "Башваткыч" тапшыруы турында белмәгән ишетмәгән кеше юктыр. Соңгы вакытта анда безнең райондашларыбыз да еш катнаша. Күптән түгел генә район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чыгыш ясады . Алар арасында Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Фәридә Хәсәнова да бар иде. Бу тапшыруны 27 февраль көнне "ТНВ" каналыннан 19.00...
-
Әтнәлеләр – призерлар
Татар теле буенча Олы Мәңгәр мәктәбенең X сыйныф укучысы Җиһаншина Диләрә, Комыргуҗа мәктәбенең VI сыйныф укучысы Ләйлә Мөхәммәтшина һәм татар әдәбиятыннан Түбән Көек мәктәбенең IX сыйныф укучысы Диләрә Әскарова республика олимпиадасында призер исемен яуладылар. Укытучылары - Халисә Хәйдәр кызы Сәләхетдинова, Гөлбану Борис кызы Шәрәфиева һәм Гөлшат Наил кызы Галиәхмәтова.
-
Әтнәләр "Ак Барс" өчен җан ата
КХЛда регуляр чемпионат тәмамланды. Чемпион исемен ЦСКА командасы яулады. 21 февраль көнне - Көнбатыш, 22 февраль көнне Көнчыгыш конференциядә Гагарин кубогы өчен плей-офф уеннары башлана. Парлар түбәндәгечә: 21 февраль. ЦСКА (Мәскәү) - Слован (Братислава) Йокерит (Хельсинки) - Торпедо (Түбән Новгород) Локомотив (Ярославль) - СКА (Санкт-Петербург) Сочи - Динамо (Мәскәү) 22...
-
Әтнәдә "Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесе уза
Балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында узучы бәйге турында язган идек инде. Аның беренче этабының җиңүчеләре дә билгеле. Кышлау балалар бакчасыннан Равия Абдуллина, Күәмнән Рафия Гатауллина, Олы Әтнәдән Зөһрә Латыйпова һәм Альбина Төхфәтуллина, Нүрия Гайфуллина һәм Олы Мәңгәр балалар бакчасыннан Гүзәл Гарифҗанова 26 февральдә булачак финал этабында быелның иң- иң тәрбиячесе исеме...
-
Олы Әтнә балалар бакчасыннан фотолар 2
-
Әтнәләр, белеп торыгыз! 200 мең сум акча бирәләр..
Югары уку йортларын тәмамлап, авыл хуҗалыгына эшкә кайткан яшь белгечләргә 200 мең сум акча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кадрлар сәясәте өлкәсендә күп санлы чаралар уздырыла. Бу хакта министрлыкның коллегия утырышында бәян ителде. Төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш...
-
Әтнәләр диплом алып кайттылар
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап Минзәлә шәһәренең шагыйрь исемендәге педагогия көллиятендә узган IV республикакүләм фәнни - гамәли конференциядә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфидә Насыйрованың "Татарны дөньяга таныткан шагыйрь" темасына доклад белән чыгыш ясады. Шушы уңайдан 011 төркем укучылары: Лилия Мәрдәнова,...
-
Әтнәләрнең рейтингтагы урыны
2015 елны районыбызның терлекчелектә тоткан роле - Татарстан хөкүмәте билгеләгән рейтингы хакында язган идек инде. Гомумән республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге урыны белән таныштырырга булдык. 43 районның барысын да искә алсак газетаның бер бите дә җитмәс, шуңа күрә күршеләрне, ягъни, республиканың төньяк районнарын һәм алдынгы 5 районны гына телгә алыйк. Авыл...