22 февраль 2016 яңалыклары
-
Бәйрәм белән Сезне, ир-егетләр!
Сезнең алда әле иксез-чиксез юллар, Үтәсе дә әле үтәсе. Айлы булсын гомер кичләрегез, Якты булсын таңнар иртәсе, Сезгә әле дөнья көтәсе. Хөрмәтле ир-егетләребез!!! Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән чын куңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, куңел көрлеге, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез!...
-
Президентыбыз Әтнә егетенә дә медаль тапшырды
Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов катнашында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. - Безнең әтиләребез, бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Татарстанлылар үзләренең гомерләрен корбан итеп, туган җирен дошманнардан азат итү өчен көрәшкән, - диде Президент. - Татарстаннан 10 меңгә якын кеше - Әфган сугышында,...
-
Олы Мәңгәр егете истәлегенә Әтнә чаңгычылары ярышты
Бүген Олы Мәңгәр авылы чаңгычылар тавышыннан гөжләп торды. Кайсы чаңгыда җилдерде, кайсы җан атты. Ел саен Әфганстанда вафат булган Илдар Сафиуллин истәлегенә уздырылган ярышларда катнашучылар күп була, быел аларның саны тагын да арткан. Районыбыз мәктәпләре барысы да үзләренең командаларын куйган һәм алар барысы да яхшы әзерлекле. Нәтиҗәдә, Түбән Көек мәктәбе...
-
Әтнәләр ГТО фестивалендә катнашачак
19 февральдә "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында 11 сыйныф укучылары арасында ГТО фестиваленең беренче көне узды. Укучылар ату, турникта тартылу, озынлыкка сикерү, "отжимание" кебек спорт төрләрендә көч сынаштылар. Фестиваль 22 февральдә Олы Мәңгәр мәктәбендә дәвам итәчәк. Биредә башта кызларга 3, егетләргә 5 километрга чаңгы ярышы уза. Соңыннан 11 сыйныфлар үзара...
-
“Кече Әтнәдә ут юк”
Без сезне тыңлыйбыз "Кече Әтнәдә ут юк" Хөрмәтле редакция! Сезгә язасы сүзләрем бик күп. Иң мөһимен языйм әле. Безнең Кече Әтнә авылының мәчет ягындагы баганада ут юк. Иртәнге якта сөт җыю машинасы килә, ул вакытта караңгы булгач бик читен. Безнең сүзгә дә колак салмаслармы икән? Зәйтүнә ХӘБИБУЛЛИНА, Кече Әтнә авылы...
-
Әтнәдән Гөлфия Шиһапова әтиләр турында
Була җирдә шундый ирләр Гаилә,диеп яшиләр.. Балаларын яраталар Бер авыр сүз дәшмиләр Хатыннарын хөрмәт итеп Саклап,яклап торалар.. Яшәр өчен уңай ,тыныч, Матур оя коралар. Яманнардан сүз әйттерми Терәк була беләләр.. Авырып киткән чагыңда Кайгыралар..көяләр... Чит-ятларга карамыйлар Булганын саклый алар.. Ярый әле бу дөньяда Бар андый да ирләр! БАР!(Г.Шигапова)